Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җырлый икән, димәк, халык яши

Аксубайның төп сәхнәсендә Идел буе халыклары арасында оештырылган «Семицветик» фестиваленең гала-концерты узды. Идел буенда төрле милләт вәкилләре яши. Әлеге фестиваль аларның һәрберсенә үзенең талантын күрсәтү мөмкинлеге бирде. Ул Чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе Константин Яковлев инициативасы белән Татарстанның Халыклар ассамблеясы һәм район җитәкчелеге ярдәмендә үткәрелде. Мәдәният йортына килеп керүгә үк, кунакларны...

Аксубайның төп сәхнәсендә Идел буе халыклары арасында оештырылган «Семицветик» фестиваленең гала-концерты узды.

Идел буенда төрле милләт вәкилләре яши. Әлеге фестиваль аларның һәрберсенә үзенең талантын күрсәтү мөмкинлеге бирде. Ул Чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе Константин Яковлев инициативасы белән Татарстанның Халыклар ассамблеясы һәм район җитәкчелеге ярдәмендә үткәрелде.

Мәдәният йортына килеп керүгә үк, кунакларны халык һөнәрчелеге мохите каршы алды. Фойеда якташ язучыларыбызның иҗади җимешләре урын алган иде, күңелле музыка астында милли киемнәргә киенгән коллективлар үз милләтләренең тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырдылар.

Һәрберсе үзенчәлекле
Мәсәлән, «Озан мари» ансамбле җитәкчесе Тамара Маркова мари халкының күпкырлы мәдәнияте турында сөйләде. Әлеге коллективка көньяк марилар - Марий-Эл, Әгерҗе, Кукмара районнары вәкилләре кергән.



- Коллективта төрле яшьтәге унбер кеше бар, - дип сөйләде Тамара Егоровна. - Иң өлкәненә - сиксән яшь. Ансамбль халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килә. Безгә чын мәгънәсендә иҗатка гашыйк булган, мәдәният үсешенә битараф булмаган кешеләр килә.



Тамара Маркова шундый зур чара оештырган өчен, Константин Яковлевка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чыннан да, Аксубайда төрле мәдәниятләр вәкилләре очрашты бит - марилар, удмуртлар, мордвалар, башкортлар, чуашлар, руслар һәм татарлар.
Очрашуны шундый дәрәҗәдә оештырган өчен ул шулай ук җитәкчеләргә һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләренә дә тирән рәхмәтен белдерде. Аның сүзләрен артистлар да, дәрәҗәле кунаклар да куәтләде.

Җиде халык бер чәчәккә берләшкән

Фестиваль кунакларын район башлыгы Камил Гилманов, шулай ук Татарстан Халыклар ассамблеясы Советы рәисе Николай Владимиров һәм Константин Яковлев та сәламләде.



-Аксубай җирендә шундый чаралар үткәрелүенә мин бик шат, - диде Камил Гилманов. - Идел буенда яшәүче җиде халык вәкилләре бүген биредә очрашты. Аксубай - ул Татарстанның кечкенә моделе. Безнең районда чуаш, рус һәм татар халкы үзара аңлашып һәм дустанә мөнәсәбәттә яши, бер-берсенең мәдәниятенә хөрмәт белән карый.



-Бүген Аксубайга Ассамблеяның милли-мәдәни автономия активистлары җыелды. Алар халык үзенең традицияләрен, тел һәм мәдәниятен онытмасын өчен, үз мәдәниятләрен пропагандалыйлар, - дип билгеләп үтте Николай Владимиров.
-Шундый бәйрәм оештырып, Идел буе халыкларын берләштерү - минем күптәнге хыялым, - дип уртаклашты Константин Яковлев. Сүз уңаеннан фестивальнең эмблемасын Константин Геннадьевичның кызы уйлап тапкан. Җиде халык - җиде таҗ - бер чәчәккә берләшкән, аның уртасында халыкларның һәрберсенә дә бер дәрәҗәдә яктылык сибүче кояш тора.
-Безнең фестиваль барлык халык вәкилләре дә килгәнгә генә үтә алды, барыгызга да зур рәхмәт.
-Җырлый икән, димәк, халык яши, - дип ассызыклады жюри рәисе, Чуашиянең халык артисты Августина Уляндина.


Халык иҗатының барлык бизәкләре

Концерт прграммасында халык җырлары һәм биюләренең искиткеч гүзәл гөлләмәсе чәчәк атты, анда милли легенда сюжетлары һәм традицияләр үзара бәйләнгән иде. Республиканың иң яхшы коллективлары халык иҗатының иң матур бизәкләре белән таныштырдылар. Мари халкын Тәтештәге «Умарина» һәм Казанның «Озан мари» ансамбльләре тәкъдим итте. Лениногорск шәһәренең «Ирзянка» һәм Яр Чаллы каласыннан килгән «Моро» коллективлары Мордва халкы мәдәнияте белән таныштырды.

Буа шәһәренең «Дердон» төркеме удмурт милли колоритын, Түбән Каманың «Урал» башкорт коллективы башкорт мәдәниятен тәкъдим итте. Чүпрәле районыннан килгән Людмила Сердцева оныгы Анастасия белән чуаш җырларын башкарды. «Надежда» чуаш коллективы, Максимовлар гаилә ансамбле, «Калина» һәм «Родные напевы» рус коллективларының музыксыз гына башкарылган җырлары тамашачылар күңелен әсир итте. Башкортлар катлаулы озын көйләрне курай һәм кубызда башкарды, ә Василий Майоров сорнайда уйнады. Наилә Крайнова җитәкләгән «Аксубай егетләре» баянчылары һәм Аида Батталина, «Каприз» хореографик ансамбле (җитәкчесе Анна Туйкина) һәм башкалар чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде.



Традицион милли символлар, милли киемнәрнең ачык төсләре дә фестивальгә килгән халыкларның тормышы һәм гореф-гадәтләре турында бик күп мәгълүмат бирә иде. Кичәдә һәркем катнашучы Дипломы һәм оештыручылардан бүләк алды. Үзенчәлекле чыгышлары өчен район башлыгы Аида Батталина, Иске Тимошкиноның «Каприз» һәм «Урал» башкорт коллективларына аерым бүләкләр бирде. Районның Рус мәдәни үзәге Чуаш автономияле республикасының 30 000 сумлык сертификатына ия булды.

«Семицветик» фестивале Идел буенда яшәүче халыкларның мәдәни мирасы үсешенә һәм аларны популярлаштыруга уңай тәэсир итә. Бу көндә аксубайлылар халык иҗаты җәүһәрләре һәм аларның үзенчәлекле мәдәни дөньясы белән танышты.
Әлеге фестиваль беренче мәртәбә үткәрелде һәм бик кызыклы булды. Киләчәктә дә аны үткәрү матур традициягә әйләнер дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев