Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җырлап яшибез

Бүген районның төп сәхнәсендә «Милли көйләр» бәйгесе ачык һәм эмоциональ төстә үтте. Анда Аксубай районыннан солистлар, вокалчылар, иҗат дуэтлары катнашты. Сәхнәдән тамашачыларны кушылып җырларга һәм биергә мәҗбүр иткән моңлы һәм шаян, ялкынлы һәм дәртле рус җырлары агылды. Бу көнне музыка коралларына яки фонограммага кушылып, эстрада һәм халык җырларын башкаруда көч...

Бүген районның төп сәхнәсендә «Милли көйләр» бәйгесе ачык һәм эмоциональ төстә үтте.


Анда Аксубай районыннан солистлар, вокалчылар, иҗат дуэтлары катнашты. Сәхнәдән тамашачыларны кушылып җырларга һәм биергә мәҗбүр иткән моңлы һәм шаян, ялкынлы һәм дәртле рус җырлары агылды. Бу көнне музыка коралларына яки фонограммага кушылып, эстрада һәм халык җырларын башкаруда көч сынашырга районның барлык почмакларыннан конкурсантлар җыелды. Алар арасында халык яратып өлгергән башкаручылар да, яңа гына сәхнәгә менгән чыгыш ясаучылар да бар иде.
Катнашучыларны сәхнәдә район Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова һәм район кунаклары- «Ватаным Татарстан» республика газетасы редакторы Миңназыйм Сәфәров һәм әлеге басма хезмәткәрләре сәламлады.
Бәйге җанлы мохитта барды. Катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, залга төшеп утырып, көндәшләре өчен җан аттылар, алар чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Ольга Копанева җитәкчелегендәге Түбән Баланда авыл мәдәният йортының «Веретенышко» коллективына йөрүче балалар Екатерина Копанева һәм Наталья Васильева, шул ук мәдәният учреждениесе каршында эшләп килгән «Калина» коллективыннан Татьяна Воронина һәм Василий Воронин (рәсемдә) дуэты бәйгедә җиңү яулауда төп дәгъвачылар булдылар. Беренчеләре үзләренең яшь категориясендә җиңүче дип табылды. Икенчеләре исә бәйгенең Гран-при бүләгенә лаек булды.
Жюри шулай ук Арина Павловнаны, Иске Үзидән Лилия һәм Виолетта Арамоноваларны, Трудолюбоводан Зәлинә Шәвәлиеваны, Рус Кармәтеннән Мария Белованы, Яңа Аксубай авыл мәдәният йортының вокал коллективы башкаручылары-Елена Охотникова, Зоя Чентаева һәм Надежда Харитонова чыгышын да билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев