Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җыр йөрәкләргә үтеп керде

    Аралар ерак булуга карамастан, гармун кешеләрне берләштерә. Район ветераннар советы рәисе, халык иҗатын яратучы Евгений Копанев, күптән түгел Житомир өлкәсенең Коростень шәһәрендә булып үткән "Уйна, гармун!" дүртенче Бөтенукраина феститвалендә катнашты. Без Евгений Петровичның әлеге сәясәттән алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек. -Быелгысы ел минем өчен бик актив һәм бай булды,-дип сөйли...

    Аралар ерак булуга карамастан, гармун кешеләрне берләштерә.


    Район ветераннар советы рәисе, халык иҗатын яратучы Евгений Копанев, күптән түгел Житомир өлкәсенең Коростень шәһәрендә булып үткән "Уйна, гармун!" дүртенче Бөтенукраина феститвалендә катнашты. Без Евгений Петровичның әлеге сәясәттән алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.
    -Быелгысы ел минем өчен бик актив һәм бай булды,-дип сөйли Евгений Петрович. -Лаеш районының Никольское авылында уздырылган "Каравон" Төбәкара рус фольклоры фестивалендә катнаштым һәм элеккеге дусларым - музыка, җыр иҗатына гашыйк кешеләр-Заволокиннар, республика гармунчылары, Рәсәйнең башка төбәкләреннән килгән кунаклар белән очраштым. Бу очрашу онытылмаслык тәэсирләр, шатлыклар калдырды. Казанда Суверенитет көне дә истә калды. Ә менә хәзер Украинага фестивальгә барып кайттым.
    -Бу барудан нинди тәэсирләр алдыгыз?
    - Бик күңелле булды. Бу як табигате бигрәк матур. Анда изге күңелле кешләр яши. Коростень шәһәрендә безнең район белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк халык яши. Украиналыларның халык музыкасына, җырларга мөккибән китүен күреп шаккаттым. Гармунга карата аларның мөнәсәбәте бөтенләй башка. Халык аңа кушылып рәхәтләнеп җырлый. Чаралар кайда гына үтмәсен, кешеләр җырлыйлар, җырларның сүзләрен дә беләләр. Ә бездә, кызганычка каршы, халык иҗатына карата мондый мөнәсәбәтне сирәк очратасың.
    Фестивальгә бөтен Украина гармунчылары килгән иде. Шунысы куандыра, аңарда балалар коллективлары күп катнашты. Катнашучыларның бизәкле милли киемнәре күз явын алырлык иде.
    -Фестивальдә сез нинди җырлар башкардыгыз?
    -Мин үзем иҗат иткән "Богом данная" җырын башкардым һәм аны бик яратып тыңладылар. Күптән түгел фестивальнең оештыручы Василий Бугаевтан хат алдым. Ул минем җырымны чарада катнашучы һәркемнең күңеленә хуш килде, дигән һәм бишенче юбилей фестиваленә чакырган.
    Халык иҗатын яратучылар "Идел көйләрен" дә яратып тыңладылар. Алар бу көйләр күптән онытылган һәм югалган дип уйлаганнар икән. Ә инде аларны фестивальдә Татарстан вәкиленнән ишеткәч, бу көйләрнең әле дә популярлыгын югалтмавына куандылар.
    Ә миңа, кунак буларак, шәһәр мэры, чараны оештыручылар имзалаган Мактау грамотасын алу аеруча күңелле булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: