Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җәйге ялның иң кызган чагы

    1 июньнән Аксубай районында 700 баланы колачлаган көндезге ял белән 14 мәктәп яны лагере һәм 4 хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Лагерьдә үткән һәр көн нинди дә булса атамага ия һәм аның темасы буенча кызыклы чаралар оештырыла. Мәсәлән, Экология көнендә балалар белән чишмәләргә сәяхәт ясала, Олимпия көнендә спорт ярышлары...

    1 июньнән Аксубай районында 700 баланы колачлаган көндезге ял белән 14 мәктәп яны лагере һәм 4 хезмәт һәм ял лагере эшли башлады.

    Лагерьдә үткән һәр көн нинди дә булса атамага ия һәм аның темасы буенча кызыклы чаралар оештырыла. Мәсәлән, Экология көнендә балалар белән чишмәләргә сәяхәт ясала, Олимпия көнендә спорт ярышлары уздырыла.

    Аксубай районының 3 нче урта мәктәбе каршындагы "Непоседы" лагерендә ял итүнең 17 нче көне "Наркотикларга - юк!" шигаре астында узды. Көн программасына рәсемнәр конкурсы кертелде һәм тематик күргәзмә оештырылды. Өлкән сыйныф укучылары флешмоб үткәрделәр, ә тәрбиячеләр "Синең сәламәтлегең һәм наркотиклар" дип аталган презентация күрсәттеләр. Аннан соң үзәк китапханә лагерьдә ял итүчеләрне эко-фестивальгә чакырды, балалар анда төрле конкурсларда, викториналарда һәм мастер-классларда катнаштылар. Төштән соң "Шәфкатьлелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, "Җиңү" волонтерлары ярдәме белән "Чорларны тоташтырган җеп" уенын тәкъдим иттеләр.

    Аксубай лицее каршындагы "Мадагаскар" лагерендә ял итүчеләргә МЧС көне бик ошады. Балалар янгын сүндерү частенә бардылар, аларга анда элемтә бүлеген, тренажер залын, ашханәне, төрле җайланмаларны күрсәттеләр. Балаларга шулай ук янгын турында хәбәр алынганнан соң, вакыйга урынына ничек итеп тиз генә җыенып чыгып китәргә кирәклеген дә күрсәттеләр, хәтта төтендә сулыш органнарын саклау өчен кулланылган аппаратны киеп карау мөмкинлеге дә тудырылды.

    2 нче мәктәп каршындагы лагерьдә Фемида көнендә, балаларда җәмәгать тормышында кеше хокукларының билгеләнеше турында күзаллауны формалаштыру, кешелеклелек сыйфатлары һәм башкаларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү максатларында "Кешенең төп хокуклары һәм бурычлары" темасына чаралар үткәрелде.

    Әңгәмә барышында балалар гадел хөкем алиһәсе Фемида турында белделәр, "Бала хокуклары турындагы конвенция" халыкара хокукый документта бәян ителгән барлык хокукларны исләренә төшерделәр, кроссворд чиштеләр, проблемалы эзләнү эшләренә ачыклык керттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: