Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җәйге ял күңелле үтте

Иске Ильдеряк урта мәктәбе каршында эшләүче лагерьда балаларның җәйге ялы тәмамланды. Биредә 50 бала ял итте. Балаларның ялы күңелле дә, файдалы да үтсен өчен, тәрбиячеләр бик күп көч куйдылар. Каникуллар имин үтсен өчен һәр иртә юлда йөргәндә, су кергәндә һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы әңгәмәдән...

Иске Ильдеряк урта мәктәбе каршында эшләүче лагерьда балаларның җәйге ялы тәмамланды.


Биредә 50 бала ял итте. Балаларның ялы күңелле дә, файдалы да үтсен өчен, тәрбиячеләр бик күп көч куйдылар. Каникуллар имин үтсен өчен һәр иртә юлда йөргәндә, су кергәндә һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы әңгәмәдән башланды.
Чирмешән боз сараена (ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов ярдәме белән) бару һәм «Юность» спорт комплексында 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучылар командасы белән «Күңелле старт» спорт чарасында катнашу балалар өчен онытылмаслык вакыйга булды.
Авыл китапханәчесе Людмила Глазкова үткәргән интеллектуаль уеннарда да балалар бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләрне Грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтү алдагы ярышларда катнашу өчен кәеф күтәренкелеге бирде. Кече Сабантуй, вожатыйлар һәм балалар арасында футбол буенча беренчелек ярышлары үткәрү дә сабыйлар күңелендә матур мизгелләр калдырды.
Хәтер көнендә балалар педагогик хезмәт ветераны, ТР ның атказанган укытучысы, элеккеге мәктәп директоры Михаил Пикмуллин белән очраштылар, ә 22 июнь көнне мәктәп паркында сугышта һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янында шигырь конкурсы оештырылды, балалар һәйкәл итәгенә чәчәчкләр куйдылар, һәлак булучыларның истәлегенә 50 шәм кабыздылар,мәктәп музеенда булдылар.
Чара «Һәрвакыт булсын кояш» дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы белән тәмамланды.
Балалар лагерь тормышыннан бик канәгать булып, күтәренке кәеф алып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев