Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Өйдә дә тәрбияләргә кирәк

Әгәр дә укучы сәбәпсезгә мәктәпкә йөрми, фәннәр буенча өлгерми икән - чаң сугарга кирәк. Аксубай лицее директоры Вячеслав Миронкин нәкъ менә шулай эшләде дә. Ул балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияне күчмә утырышка чакырды. -Укучылар белән кисәтү эше алып бару өчен мәктәп зур көч куя, - дип билгеләп үтте Вячеслав Алексеевич....

Әгәр дә укучы сәбәпсезгә мәктәпкә йөрми, фәннәр буенча өлгерми икән - чаң сугарга кирәк.


Аксубай лицее директоры Вячеслав Миронкин нәкъ менә шулай эшләде дә. Ул балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияне күчмә утырышка чакырды.

-Укучылар белән кисәтү эше алып бару өчен мәктәп зур көч куя, - дип билгеләп үтте Вячеслав Алексеевич. - Сыйныф җитәкчеләре авыр яшүсмерләрнең өйләренә баралар, ата-аналар белән элемтәгә керәләр. Әмма күпчелек очракта, ата-аналар балаларының үзләрен ничек тотуларына игътибар бирмиләр.

Кызганыч, кайбер әти- әниләр, балаларының тәртибе тикшереләчәк утырышка килмәделәр. Карап торышка матур, чиста-пөхтә киенгән малайларның әниләре алар белән яшәмиләр дә икән әле.

-Миңа дәресләр әзерләргә әбием булыша, - дип сөйли бер малай. Ул бөтен фәннәрдән дә артта кала. Әти-әнисе балага бөтенләй дә игътибар бирми, димәк.

Авыр яшүсмерләр һәрдаим тәртип бозалар, дәресләрдә һәм тәнәфестә тыңламыйлар, мәктәпкә йөрмиләр диярлек, ә әбиләре бу хакта белмиләр дә. Комиссия һәр очракны аерым-аерым карады.

-Хәл бөтенләй мөшкел булганчы, мәктәп вакытында чаң сукты, - дип әйтте комиссия рәисе Сергей Александров. - Сыйныф җитәкчеләренең, директорларның, мәктәптән тыш эшләр буенча урынбасарларның, физрукларның эшен көчәйтергә, җәмәгать тәрбиячеләрен эшкә тартырга кирәк. Балалар мәктәптән соң да файдалы эш белән шөгыльләнергә тиеш. Ә инде вакыты җиткәч, спортта яки мәдәниятта ирешелгән уңышлар балаларга этәргеч булып торачак.

Шулай ук ата-аналар белән эшне көчәйтергә, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларны эшкә җигәргә кирәк, дигән киңәш бирделәр КДН һәм ЗП баш белгече Марат Сафинга. Бер авыр яшүсмерне мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартыновка "тәрбиягә" бирергә булдылар. Лицей директоры Вячеслав Миронкин да балигъ булмаганнарның тәрбиячесе булырга әзер икәнен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев