Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Язучы-тарихчы

Мин Николай Янилкин белән беренче тапкыр очрашуымны бүген дә хәтерлим әле, ул күптән булды, безнең балалар һәм оныклар да үсеп җиттеләр инде. Үткән гасырның 80 нче еллар азагында Николай Андреевич, ул вакытта җитез офицер буларак, район газетасы редакциясенә үзенең очеркларын алып килә башлады. Һәм мин, редактор буларак, җаваплы сәркатибкә аның...

Мин Николай Янилкин белән беренче тапкыр очрашуымны бүген дә хәтерлим әле, ул күптән булды, безнең балалар һәм оныклар да үсеп җиттеләр инде.


Үткән гасырның 80 нче еллар азагында Николай Андреевич, ул вакытта җитез офицер буларак, район газетасы редакциясенә үзенең очеркларын алып килә башлады. Һәм мин, редактор буларак, җаваплы сәркатибкә аның очеркларын газетада бастырып барырга тәкъдим ясадым. Аның очерклары гади, әмма грамоталы язылган иде. Николай Андреевич белән очрашуда мин аңа, чираттагы мәкаләне ничек кызыклырак итәргә киңәш иттем.
Шул көннән соң егерме ел үтте. Һәм менә минем кулымда Николай Янилкинның зур күләмле ике китабы. Китаплар Икенче Бөтендөнья сугышы фронтларында көрәшкән, Ватанны саклаучылар-аксубайлыларга багышланган.
Китапларны зур кызыксыну белән укып чыктым.
Журналист буларак шуны әйтә алам, Николай Андреевич үзен чын язучы-тарихчы итеп күрсәткән. Ул үзенең егерме еллык хезмәте, үзенең китаплары белән зур ихтирамга ия.
Район тарихы буенча беренче чыганак буларак, Николай Андреевичның хезмәтләре һәр авыл һәм мәктәп китапханәсендә булырга тиеш.
2011 елның 11 декабрендә Николай Янилкинның тууына 80 ел тула.
Мәдәният бүлеге, район мәгариф бүлеге, хәрби комиссариат, ветераннар советы, Аксубай башкарма комитеты җитәкчелеге якташыбыз язучы-тарихчы Николай Андреевич Янилкинның күркәм юбилеен һәм күпьеллык хезмәтен зурлап билгеләп үтү мөмкинлеге табарлар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев