Аксубаево
  • Рус Тат
  • Язучы белән очрашу

    Узган җомгада район педагогларының һәм укучыларның язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашуы бер сулыштан үтте. Хәтта район үзәгеннән ерак урнашкан мәктәпләрдән дә укытучылар күренекле якташыбыз, күп кенә повестьлар һәм хикәяләр авторы белән очрашуга район Мәдәният йортына ашыктылар. Ә район үзәгенең өч гомуми белем бирү учреждениеләренең татар теле укытучылары яраткан язучы белән...

    Узган җомгада район педагогларының һәм укучыларның язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашуы бер сулыштан үтте.


    Хәтта район үзәгеннән ерак урнашкан мәктәпләрдән дә укытучылар күренекле якташыбыз, күп кенә повестьлар һәм хикәяләр авторы белән очрашуга район Мәдәният йортына ашыктылар. Ә район үзәгенең өч гомуми белем бирү учреждениеләренең татар теле укытучылары яраткан язучы белән очрашуга укучылары белән бергә килделәр.
    Нәбирә Гиматдинованың «Сихерче», Бер тамчы ярату», «Бүре каны», «Китәм, димә» һ.б. күп кенә әсәрләре яхшылык һәм өмет белән сугарылган һәм алар беркемне дә битараф калдырмыйча, тормыш турында уйланырга, изгелек кылырга чакыра.
    Әлеге китаплар аның якташларын, үзенә җәлеп итеп тора, чөнки анда тасвирланган вакыйгаларның күпчелеге безнең районның Карасу, Сөнчәле һ.б. торак пунктларында бара.
    Район үзәк китапханә хезмәткәре Фәймә Гатина язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырганнан соң, бирелгән сорауларның күбесе очраклы гына китапларда урын алган төп геройларның образлары һәм вакыйгаларның нинди урында баруы белән бәйле булмады.
    Наилә Мартынова, Алим Идиятуллин, Яңа Ибрай һәм Карасу мәктәпләре укучылары чыгышы кунак өчен чын бүләк булды.
    Чарада язучының туганы, элеккеге Карасу мәктәбе директоры, хәзерге вакытта «Идел» журналы хезмәткәре Вәсимә Гимадиева да чыгыш ясады.
    Очрашуда район башлыгы Юныс Хәмидуллин, район хакимияте аппараты җитәкчесе Рәхимҗан Зәйдуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, мәдәният бүлеге начальнигы Ришат Сруртдинов, муниципаль китапханә начальнигы Ирина Телешева да катнашты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: