Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

ЯЗГЫ БИЮЛӘР

Узган атнада "Язгы биюләр" фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Район Мәдәният йорты фойесында техник иҗат күргәзмәсе оештырылды, анда республика дәрәҗәсендә тәкъдим итү өчен иң яхшы эшләр тупланган иде. БЕЗДӘ КОНКУРСАНТЛАР АЗ ТҮГЕЛ Күргәзмә сәләтлеләрнең бик күп булуын күрсәтте. Кәкре Күл урта мәктәбеннән Григорий Башатов монтаж күбегеннән-зур җилкән, Артур Кондрашов агачтан корабль ясаган....

Узган атнада "Язгы биюләр" фестиваленә нәтиҗәләр ясалды.

Район Мәдәният йорты фойесында техник иҗат күргәзмәсе оештырылды, анда республика дәрәҗәсендә тәкъдим итү өчен иң яхшы эшләр тупланган иде.
БЕЗДӘ КОНКУРСАНТЛАР АЗ ТҮГЕЛ
Күргәзмә сәләтлеләрнең бик күп булуын күрсәтте. Кәкре Күл урта мәктәбеннән Григорий Башатов монтаж күбегеннән-зур җилкән, Артур Кондрашов агачтан корабль ясаган. Пенопластан ясалган самолет кешеләрдә аеруча зур кызыксыну уятты. Аны Руслан Мироненко ясаган.
Мотоблокка тагыла торган бәрәңге утырту җайланмасы искиткеч җиһазларның берсе иде. Аны Иске Тимошкино урта мәктәбеннән Павел Туйкин һәм Вадим Красильников икәү бергә ясаганнар. Велосипед һәм борыс материалыннан ясалган культиваторның да бәһасе искитмәле. Күргәзмәгә аны искемокшинолылар алып килгәннәр. Сигезенче сыйныф укучысы Раил Гатин әлеге культиваторны технология укытучысы Марс Бикушев белән бергә ясаган. Шул ук мәктәп укучысы Илья Наумов күргәзмәгә үзе ясаган әйберләрне тәкъдим итте.
КУЛ ЭШЕ ӘЙБЕРЛӘРЕ
Аксубай лицее тукымадан тегелгән әйберләр белән таң калдырды. Балалар әлеге алым белән сумкалар, мендәр тышлары әзерләгәннәр. Шулай ук бер тапкыр кулланыла торган пластик кашыклардан ясалган яктырткыч та зур кызыксыну уятты.
Яңа Тимошкино урта мәктәбе укучысы Радик Сибгатуллин әнисе белән бер айга якын электр эрләгеч өстендә эшлиләр - детальләр әзерлиләр, эшләп карыйлар һәм кул эшләре өчен менә дигән файдалы нәрсә килеп чыккан!
Сөнчәле мәктәбеннән Диләрә Фатыйхова һәм Аида Гераскина, Алексей Калуков җитәкчелегендә, агач һәм каен тузыннан милли курчаклар ясаганнар.
Яшь конструкторлар искетимошкинолылар күргәзмәдә иткән әйберләр яныннан тиз генә китә алмадылар. Монда Светлана Милентьева "Дәресләрдән соң мәктәп" гранты буенча алган "Робототехника" җыелмасын тәкъдим итте. Шул исемдәге түгәрәк әгъзалары роботларның төрле модельләрен җыялар, аларны программалаштыралар һәм нәтиҗәдә робот-эт, яки робот-машина килеп чыга.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова кергән жюрига күогәзмәдә тәкъдим ителгән әйберләрдән иң яхшысы сайлап алу җиңел булмады. Күргәзмәдән соң чараның иҗади өлеше башланды - балалар җырлар башкардылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Укучылар өч яшь категориясендә сәхнә осталыгында көч сынаштылар. Укучылар шигырь укыганда салмак кына музыка агылды. Дөрес, болай эшләү номерга бәя бирүгә комачаулый. Балалар Эдуард Асадов, Муса Җәлил шигырьләрен бик яратып укыдылар.
"ШИГЫРЬНЕ СӘНГАТЬЛЕ УКУ" номинациясендә үзләренең яшь категорияләрендә 2 нче Аксубай урта мәктәбеннән Ангелина Шашина, Иске Мокшинодан Елизавета Яругина, Кәкре Күлдән Анастасия Копанева җиңүчеләр булдылар. Ә менә Түбән Баландадан Екатерина Егорова, Чув. Енорускинодан Юлия Еремеева, Аксубай лиценнан Диләрә Мингалимова иң оста җыр башкаручылар итеп табылдылар.
Иң яшь җырчы Катя Егорова, тәүге кат сәхнәгә 5 яшендә чыккан, ә хәзер аңа нибары сигез яшь.
-Мине Ольга Владимировна Копанева җырларга өйрәтә, - дип сөйли җиңүче. - Мин җырларга һәм биергә яратам.
Үзешчән сәнгатьтә катнашу Катяга бер генә дә комачауламый, ул яхшы билгеләргә генә укый.
-Сәхнәгә ул күтәренке кәеф белән чыга, - дип сөйли комплекс тәрбиячесе Ирина Андреева.
-Мин, һичшиксез, җиңәчәкмен, - дип елмая кызчык. Һәм нәкъ менә шулай булды да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев