Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яз һәм хезмәт бәйрәмендә

    Беренче май бәйрәмен Аксубайда төп мәйданда бергәләп күңел ачып каршыладылар. Яз һәм хезмәт бәйрәмендә ял итәргә, күңел ачырга теләүче аксубайлылар кәефен даими явып торган яңгыр да төшерә алмады. Аксубайлыларны һәм кунакларны Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов котлады. - Беренче май бәйрәменең тамырлары совет чорына барып тоташса да, ул барыбер олы...

    Беренче май бәйрәмен Аксубайда төп мәйданда бергәләп күңел ачып каршыладылар.


    Яз һәм хезмәт бәйрәмендә ял итәргә, күңел ачырга теләүче аксубайлылар кәефен даими явып торган яңгыр да төшерә алмады. Аксубайлыларны һәм кунакларны Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов котлады.

    - Беренче май бәйрәменең тамырлары совет чорына барып тоташса да, ул барыбер олы яшьтәгеләр һәм яшьләр өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Районның чәчәк атуы, киләчәк уңыш һәм барлык кешеләрнең яхшы тормышы өчен куйган фидакарь хезмәтне берләштергән Хезмәт бәйрәме, нинди һөнәр иясе, нинди яшьтә һәм нинди милләттән булуга карамастан, бар халыкны да үзенә җыя, - диде ул.

    Мәдәният хезмәткәрләре концерт программасы оештырганнар, халык бераз булса да җылыныр өчен, үзешчән артистлар башкарган җырлар һәм Аксубай районы Мәдәният йортының "Дэнс-тайм" хореография ансамбленә кушылып, биергә чыкты. Концерттан соң ачык һавада дискотека башланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: