Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яв берләштерде

Чауш халкының "Уяв" бәйрәме Сөнчәледә авыл кешеләре һәм килгән кунаклар катнашында зурлап бәйрәм ителде. Бу юлы сөнчәлеләр бәйрәмне оештыруга аеруча күп көч куйдылар, чөнки 10 ел элек әлеге милли бәйрәмне район күләмендә уздыру нәкъ менә шунда барлыкка килә. "Уяв" бәйрәменең тарихы борынгы халыкларда язгы-кыр эшләре беткәч, кешеләрнең яхшы уңыш алу...

Чауш халкының "Уяв" бәйрәме Сөнчәледә авыл кешеләре һәм килгән кунаклар катнашында зурлап бәйрәм ителде.


Бу юлы сөнчәлеләр бәйрәмне оештыруга аеруча күп көч куйдылар, чөнки 10 ел элек әлеге милли бәйрәмне район күләмендә уздыру нәкъ менә шунда барлыкка килә. "Уяв" бәйрәменең тарихы борынгы халыкларда язгы-кыр эшләре беткәч, кешеләрнең яхшы уңыш алу өчен Ходайдан аларга ярдәм итүен ялварып сорап дога кылу белән бәйле.
Авыл читендәге аланда бәйрәмне оештыручылар чуаш мәдәниятенең төрле ягын чагылдырган тулы бер авылны сүрәтләп куйганнар. Биредә зур мич куелган, түргә бишек эленгән авыл өе, сулы кое, самовар һәм чуаш милли ризыклары куелган өстәл тора. Шунда ук авыл карчыгы Маргарита Тимофеевна май язып утыра.
Бәйрәм кунакларны каршы алу белән башланып китте. Аларны ипи-тоз белән каршы алып, өйгә керттеләр. Анда аларны куас һәм катык белән сыйладылар. Зур кунакларга чалгы тотып печән чабу да бик ошады. Әйтергә кирәк, алар артыннан тип-тигез булып сузылып калган печән теземе аларның авылда эшләп үсүләрен күрсәтеп торды…
Бәйрәмне Наилә Мартынова җитәкчелегендәге биюче кызлар ачып җибәрде.
Быелгы "Уяв"та беренче тапкыр барлык уеннар һәм әйлән-бәйлән җырлары Евгений Мадуровның баянчылыгында үтте. Бирегә килгән кешеләрнең барысы да диярлек чуаш халык җырларын гына түгел, ә йолаларын да беләләр, шуңа бәйрәмдә тамаша кылып торучылар булмады да, бөтенесе уйнап-җырлап күңел ачтылар.
-Сөнчәле-үткәнне һәм киләчәкне тоташтырып торучы бай тарихлы авыл. Сезнең хөрмәткә лаек кешеләрегез белән горурланырлыгыгыз бар. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, яхшы уңыш җыеп алуыгызны телим,-дип сәламлады килүчеләрне район башлыгы Камил Гилманов.
-Кеше бөек эшләр башкара ала, әмма уңыш үстерү өчен кирәкле шифалы яңгырны яудыру бары тик Аллаһы тәгаләнең генә кодрәтеннән килә. Без үз догаларыбыз белән үз телебездә, Аңа мөрәҗәгать итә алабыз һәм аның рәхмәтеннән ташламавын үтенәбез. Безнең районда яшәүче төрле милләт вәкилләре дус, тату, бердәм булып яшәсен иде,-дип үз теләкләрен белдерде Анатолий Самаренкин.
"Уяв"ка районның чуаш авылларыннан җырчы коллективлар килгән иде. Артисларның чыгыш беркемне дә битараф калдырмады, мәйданга биергә чакырды. Чабаксардан килгән йолдызларның чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде. Кичкә кадәр мәйдан өстендә җыр тавышы яңгырап торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев