Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшьләр өчен үрнәк булырлык бәйрәм

Район Мәдәният йорты сәхнәсендә озын гаилә тормышы үткән гаилә-ләрне тантаналы рәвеш-тә каршы алдылар. Ә инде Гилмановлар гаиләсе тарафыннан әйтелгән тәбрикләү сүзләре аеруча күңелләргә ятышлы булды. -Гаилә-ул җәмгыятьнең бер өлеше,-диде район башлыгының тормыш иптәше Асия Зөфәр кызы,- гаилә ныклы булган саен җәмгыять тә ныклы була. Гаиләдә яшәү-үзең турында түгел, ә инде...

Район Мәдәният йорты сәхнәсендә озын гаилә тормышы үткән гаилә-ләрне тантаналы рәвеш-тә каршы алдылар.


Ә инде Гилмановлар гаиләсе тарафыннан әйтелгән тәбрикләү сүзләре аеруча күңелләргә ятышлы булды.
-Гаилә-ул җәмгыятьнең бер өлеше,-диде район башлыгының тормыш иптәше Асия Зөфәр кызы,- гаилә ныклы булган саен җәмгыять тә ныклы була. Гаиләдә яшәү-үзең турында түгел, ә инде янәшәңдә яшәүчеләр турында кайгырту. Монда утыручы һәр гаиләне бәйрәм белән тәбриклим, ныклы һәм сәламәт тормыш телим.
-Әлеге бәйрәм-яшьләргә үрнәк, гомер юлында очраган авырлыкларны түземлек белән бергәләшеп кичү, гаилә тормышының бәясен белү.Бу бәйрәмне оештырган ЗАГС һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт. Бүгенге гаилә бәйрәменең юбилярлары-игътибар үзәгендә. Сез-безнең өчен үрнәк, билгеле кешеләр, районыбыз сезнең белән горурлана. Сезне бәйрәм белән тәбриклим, иминлек, бәхет, бәрәкәт телим,- дип дәвам итте район башлыгы Камил Гилманов.
Бу көнне районда яшәүче иң өлкән юбилярлар-Зиннәтулла Сөнгатулла улы һәм Минегаян Исмәгыйль кызы Фәтхуллиннарны "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале белән бүләкләделәр. Алар 65 ел бергә тормыш юлы үткәннәр, районда ныклы гаилә булып дан казанганнар.
Яшь Фәтхуллиннар сугыштан соң танышалар. Чибәр кыз Минегаян яшь нефтьченең күңелен мәңгелеккә яулап ала. Алар балалары Мәрьям, Ландыш һәм Альбертны яратып, иркәләп үстерәләр. Әлеге гаилә бергә яшәүләренең 65 еллыгын матур итеп үткәрәләр. Олы яшьтә булуларына карамастан, йортларын да, бакчаларын да яшьләр көнләшерлек дәрәҗәдә тәртиптә тоталар. Туксан яшен тутырган сугыш ветеранына таяк белән хәрәкәтләнүнең ничек авыр икәнлеген үзе дә, Ходай Тәгалә генә беләдер, мөгаен. Әмма ул ялкаулыкны, ваемсызлыкны яратмый. Гаилә көне алдыннан Фәтхуллиннар гаиләсендә тагын бер шатлыклы вакыйга булды - аларның җиденче оныклары дөньяга аваз салды.
Аларга медальне район башлыгы тапшырды. Моңардан тыш, алты яшь әни ана капиталы алуга сертификат алдылар.
Әлеге бәйрәмдә балалары, оныклары, якын дуслары, район җитәкчелеге, район мәчете имам-мөхтәсибе, христианнарның дин әһеле, артистлар һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, район хатын-кызлар Союзы, Россия пенсионерлары Союзының район бүлеге әгъзалары тарафыннан тәбрикләү сүзләре яңгырады. "Әче, әче" дигән сүзләр дә еш әйтелде. 60 һәм 65 ел кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан атлаган "егетләр" "кәләшләре"нең битләреннән үпкәч, соңгылары залда утыручылар каршында бераз оялып та куйдылар.
Мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ЗАГС бүлеге яшь парларның никахын теркәде. Әлеге көнне генә оешкан яшь гаилә әгъзалары Илсөяр һәм Рәфис Харьямовлар олы яшьтәге юбилярларны кайнар тәбрикләделәр һәм җавап итеп акыллы киңәшләр алдылар.
Концерт программасы да бик шәп иде. Тамашачылар Василий Анашкин, Татьяна Григорьева,. "Златоцвет" ансамбле башкаруындагы җырларны зур алкышлар белән каршы алдылар. Ә инде Елена Охотникова җырлаганда тик тора алмыйча бии башладылар.
Мәдәният йорты фойесында "Мәхәббәт, гаилә дөньясы", "Мәңгелеккә мәхәббәт һәм тугрылык" күргәзмәләре эшләде. Монда районның элеккеге җитәкчеләренең туй фотоларын карый алдылар. Килгән кунаклар тәм-томнардан да авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев