Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь комачау түгел

Ветераннарның «Балкыш» зона фестиваль-бәйгесе Алексеевск бистәсендә үтте. Анда Кама аръягында урнашкан җиде район вәкилләре катнашты. Әлеге конкурста безнең районны «Уяв», «Завалинка», «Урмандеево әбиләре», «Златоцвет» ансамбльләре, Копаневлар дуэты, Нина Волкова, гармунчылар Хәлим Әхмәтҗанов белән Әсхать Лотфуллин, шагыйрь Петр Захаров, биюче Геннадий Якимов тәкъдим итте. Катнашучыларның һәркайсы әйбәт чыгыш ясады. Аксубайлылар чыгыш...

Ветераннарның «Балкыш» зона фестиваль-бәйгесе Алексеевск бистәсендә үтте. Анда Кама аръягында урнашкан җиде район вәкилләре катнашты.


Әлеге конкурста безнең районны «Уяв», «Завалинка», «Урмандеево әбиләре», «Златоцвет» ансамбльләре, Копаневлар дуэты, Нина Волкова, гармунчылар Хәлим Әхмәтҗанов белән Әсхать Лотфуллин, шагыйрь Петр Захаров, биюче Геннадий Якимов тәкъдим итте.
Катнашучыларның һәркайсы әйбәт чыгыш ясады. Аксубайлылар чыгыш ясаганда тамашачылар залны көчле алкышларга күмделәр. Конкурс юкка гына «Балкыш» дип аталмаган. Үзешчән артистлар үзләренең олы яшьтә булуларына карамастан, җырның шатлыкта да, кайгыда да кешегә ярдәм итәргә сәләтле булуын күрсәттеләр. Ә артистлар үз чыгышлары белән кешеләргә шатлык китерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Балкыш»