Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яраткан уенчыклар турында

    Аксубайның үзәк китапханәсендә җәйге укулар чоры кысаларында чаралар циклы үтә. Күптән түгел "Хыял" балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Аксубай лицее каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар өчен "Уеннар һәм уенчыклар көне" үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләрен хәтта урамда узып баручылар да таный алмады - алар төрле әкият геройлары образына кереп, уенчыклар тарихы һәм...

    Аксубайның үзәк китапханәсендә җәйге укулар чоры кысаларында чаралар циклы үтә.

    Күптән түгел "Хыял" балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Аксубай лицее каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар өчен "Уеннар һәм уенчыклар көне" үткәрелде.

    Китапханә хезмәткәрләрен хәтта урамда узып баручылар да таный алмады - алар төрле әкият геройлары образына кереп, уенчыклар тарихы һәм аларның билгеләнеше турында сөйләделәр. Һәрбер катнашучы өчен кызыклы шөгель табылды. "Спорт" тукталышында туйганчы скакалкада сикереп, боҗра әйләндереп һәм төрле ярышларда катнашып була иде. "Курчаклар" мастер-классында балалар үз куллары белән чүпрәк курчак ясарга өйрәнделәр, "Техника"да - трансформер ясадылар, "Йомшак уенчык"та - бирелгән әсәрләр буенча әкият геройларын таныдылар. Һәр тукталышта да әдәбиятне, халык әкиятләрен белү таләп ителде. Балалар боларның барысын да җиңел үтәделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: