Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Янә бәйге һәм җиңү

Арчада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган IХ нчы Республика балалар иҗаты бәйгесе булып үтте. Аксубай районының Мәдәният йорты баянчылары һәм аккордеончылары аннан җиңү белән кайттылар. "Соло башкаруы" номинациясендә, кече төркемдә, Йосыф Рафиков беренче урынны яулады, Әлфид Нурхамәтов (урта төркемдә) җиңүче булды. "Ансамбльләр" номинациясендә дә...

Арчада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган IХ нчы Республика балалар иҗаты бәйгесе булып үтте.

Аксубай районының Мәдәният йорты баянчылары һәм аккордеончылары аннан җиңү белән кайттылар. "Соло башкаруы" номинациясендә, кече төркемдә, Йосыф Рафиков беренче урынны яулады, Әлфид Нурхамәтов (урта төркемдә) җиңүче булды. "Ансамбльләр" номинациясендә дә безнең балалар лауреат булдылар, ә менә "Аксубай егетләре" дуэтына икенче урын бирелде. Яшь баянчыларны һәм аларның укытучысы Наилә Крайнованы чираттагы җиңүләре белән тәбриклибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев