Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ял итәргә һәм сәламәтлекне ныгытырга

Язгы каникуллар вакытында күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар Чистай шәһәренең "Раздолье" дәвалану-сәламәтләндерү лагерында булдылар. Бу балаларның әлеге учреждениегә чираттагы баруы булды. Балалар каникул буена актив ял итә һәм дәвалану процедуралары кабул иттеләр. Бүген балаларны лагерьга озату һәм аларны кире кайтаруның бернинди кыенлыгы юк, алар...

Язгы каникуллар вакытында күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар Чистай шәһәренең "Раздолье" дәвалану-сәламәтләндерү лагерында булдылар.


Бу балаларның әлеге учреждениегә чираттагы баруы булды. Балалар каникул буена актив ял итә һәм дәвалану процедуралары кабул иттеләр.
Бүген балаларны лагерьга озату һәм аларны кире кайтаруның бернинди кыенлыгы юк, алар артыннан махсус автобус килә. Курслар тәмамлаганнан соң, шул ук автобус аларны кире Аксубайга алып кайта. Тагын шунысы яхшы - лагерьга путевкалар бушлай. Алар ай саен бирелә. Балаларны ял итәргә һәм дәвалануга озату өчен "Нежность" ЦСОНның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенә алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтәгә керү өчен телефон 2-80-91. Авыл җирлекләреннән дә заявкалар кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чистай шәһәренең “Раздолье” дәваланусәламәтләндерү лагеры