Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Якташ язучыны онытмыйлар

Аксубай район Мәдәният йортында язучы, журналист, халыкта нигездә Чогытай дип танылган Галиәскәр Гафуровның китабы тәкъдир ителде. Галиәскәр Могин улы 1867 елда Яңа Ибрайда дөньяга килә. Аның әсәрләре татар прозасында һәм матбугатында саллы урын алып торалар. Аның иң танылган әсәрләренең берсе "Тутам" дип атала. Ул үз язмышын үзе хәл итәргә теләгән...

Аксубай район Мәдәният йортында язучы, журналист, халыкта нигездә Чогытай дип танылган Галиәскәр Гафуровның китабы тәкъдир ителде.


Галиәскәр Могин улы 1867 елда Яңа Ибрайда дөньяга килә. Аның әсәрләре татар прозасында һәм матбугатында саллы урын алып торалар. Аның иң танылган әсәрләренең берсе "Тутам" дип атала. Ул үз язмышын үзе хәл итәргә теләгән ханымны яклап чыга, гаилә мөнәсәбәте өлкәсендә феодализм нигезләрен тәнкыйтьли ."Исабәт" атлы китабы дини кануннарга карата каршы фикерләрне белдерә.
Ул "Тормыш" газетасы редакциясендә эшли. Сигез ел буена Мәскәүдә эшли, "Фән һәм дин" журналында җаваплы сәркатип булып тора. 1941 елның язында язучы туган авылы Яңа Ибрайга әйләнеп кайта. Ә инде 1942 елның августында язучы арабыздан мәңгелеккә китә. Аны Иске Ибрай авылы зыярәтендә җирлиләр.
Танылган язучының "Сайланма әсәрләр" җыентыгын бастыру өчен туган якны өйрәнүче, тарих белгече Шәүкәт Кәбиров зур тырышлык куя. Ниһаять, 2013 елда әлеге китап дөнья күрде.
Китапны тәкъдир итү бәйрәменә республика матбугаты вәкилләре, татар интеллигенциясе килде. Китап басылу белән район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде. Ул җыентыкны бастыру инициаторларына сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре "Китап турында сүз" дип аталган күргәзмә оештырдылар. Монда безнең җирлектә туып үскән якташларыбызның китаплары тәкъдим ителгән иде.
Тантанада җырчы Наилә Мартынова, Яңа Ибрай мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар, ә Вилдан Хәмитов курайда татар халык моңнарын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев