Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Якташ-шагыйребез истәлегенә

Мөхтәрәм якташыбыз, танылган чуаш шагыйре Михаил Сениэль (Егоров) мәңгелеккә арабыздан китте. Михаил Сениэльның язмышы һәм иҗаты туган ягы белән бәйле. Ул 1940 елның 30 декабрендә Урмандеевода туа, Савгач урта мәктәбендә укый. Бала чактан ук әдәби иҗат белән кызыксына, шигырьләр яза башлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай медицина училищесына укырга керә. Авылда...

Мөхтәрәм якташыбыз, танылган чуаш шагыйре Михаил Сениэль (Егоров) мәңгелеккә арабыздан китте.


Михаил Сениэльның язмышы һәм иҗаты туган ягы белән бәйле. Ул 1940 елның 30 декабрендә Урмандеевода туа, Савгач урта мәктәбендә укый. Бала чактан ук әдәби иҗат белән кызыксына, шигырьләр яза башлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай медицина училищесына укырга керә. Авылда фельдшер булып эшли. Аннан соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый, Чирмешән район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Михаил Павлович А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтында югары әдәби курслар тәмамлый.


Чуаш китап нәшриятында ун елдан артык нәфис әдәбият мөхәррире, балалар әдәбиятының өлкән мөхәррире булып эшли. 1974 елдан - СССР язучылар Союзы әгъзасы, 1979 елдан-язучы-профессионал. Ул дистәләгән шигырь җыентыклары, повестьлар, хикәяләр авторы. Михаил Павлович рус телендә дә иҗат итә, танылган классикларның әсәрләрен тәрҗемә итә. Аның әдәби хезмәтләре төрле телләргә тәрҗемә ителде, шигырьләренә көйләр язылган. Әсәрләре туган якка мәхәббәт белән сугарылган.
Михаил Сениэль турындагы якты истәлек күңелләребездә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев