Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яхшы стимул

    Безнең җәмгыятьтә, дәүләттә төп һөнәрләрнең берсе - укытучы статусы елдан-ел күтәрелә бара. -Мәгарифне модернизацияләү программасы, аның өстенлекле сәясәте педагогларга белем бирү технологиясен, формасын, средстволар сайлап алу хокукын биреп, киң күләмле мөмкинлекләр тәкъдим итә, - дип сөйли муниципаль район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина. - Иҗади эшләүче укытучыларны район хакимияте дә...

    Безнең җәмгыятьтә, дәүләттә төп һөнәрләрнең берсе - укытучы статусы елдан-ел күтәрелә бара.


    -Мәгарифне модернизацияләү программасы, аның өстенлекле сәясәте педагогларга белем бирү технологиясен, формасын, средстволар сайлап алу хокукын биреп, киң күләмле мөмкинлекләр тәкъдим итә, - дип сөйли муниципаль район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина. - Иҗади эшләүче укытучыларны район хакимияте дә хуплый. Соңгы берничә ел рәттән районның креатив педагоглары район башлыгы Гранты алалар. Хөкүмәт грантлары турында сөйләп торасы да юк. Бары тик җиң сызганып эшлә, тырыш кына, барысына да юл ачык. Фәнне өйрәтүдә позитив динамика казанышлары югары, БДИ буенча нәтиҗәләр бар икән - рәхим итеп Грант, бүләк ал. 2011/12 ел нәтиҗәләре буенча районның иң яхшы 50 укытучысы акчалата премия алды.
    -Әминә Кәримовна, барлык дәрәҗәләрдә дә мәктәпләрне компьютерлар белән тулыландыру мәсьәләсе күптән күтәрелдеме, сигналларны модем яки спутниклар аша алу яхшыракмы, бүген сез моны ничек хәл иттегез?
    -Мәктәпләрне компьютер җиһазлары белән тулыландыруга килгәндә, районның барлык 33 гомуми белем бирү учреждениесе дә киң мөмкинлекле технологияләр буенча Интернет челтәренә тоташтырылган. Бары тик үткән елда гына районга 56 берәмлек интерактив мультимедияле җиһаз кайтты. "Мәктәпкә - компьютер" программасы буенча без 307 берәмлек җиһаз алсак, "Укытучыга - ноутбук" программасы буенча - 650 берәмлек булды. Бүген безнең электрон белем бирү компетенциясендә үз үзәгебез бар, ул Аксубай лицеенда урнашкан. 96 укытучы ИТКга өйрәтү курслары үтте. Бездә 497 укытучының 442 се югары белемле, 467 се квалификацион категорияле. Бер сүз белән әйткәндә, педагоглар өчен барлык шартлар тудырылган.
    -Бүген мәктәпкә яшьләр киләме?
    -Районда 30 яшькә кадәрле 110 укытучы бар, алар безнең киләчәгебез. Быел педагоглар коллективына пединститут тәмамлаган алты яшь укытучының килүе мине аерым шатландырды. Алар үзләре сайлап алган һөнәргә тугры калырлар дип ышанасы килә. Хөкүмәт алга таба да яшьләргә булышырга әзер. Мисалга, безнең районда талантлы яшьләргә ярдәм итү программасы кысаларында өч яшь белгеч 30 һәм 60 мең сум күләмендә премия алдылар.
    -Һөнәри бәйрәм алдыннан Сез район укытучыларына нинди теләкләр теләр идегез?
    -Мөгаллимлек хезмәтендә уңышка юл катлаулы һәм зур тырышлык таләп итә. Әлеге юлда шәхси иминлеккә таянырга ярамый, югыйсә укытучы булудан туктыйсың. Мин коллегаларыма оптимизм, киләчәккә ышаныч һәм өмет телим. Укучыларның ихтирамы, хөрмәте безнең өчен иң зур бүләк һәм уңышларга ирешүдә этәргеч булып тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: