Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яхшы белемле булуларын күрсәттеләр

Безнең балалар Татарстанның иң көчле хокук белүчеләре унлыгына керделәр. Икенче мәктәптән Геннадий Горбунов һәм Татьяна Удиярова җитәкчелегендәге өлкән сыйныф укучыларыннан торган "Аксу" командасы сайлап алу турын үтте һәм Республика тарихи-хокук турнирына чакырылган иде. Аксубай данын 11 сыйныф укучылары Юлия Маклакова, Илшат Садыйков һәм 8 сыйныф укучысы Екатерина Купорова яклады. Сайлап...

Безнең балалар Татарстанның иң көчле хокук белүчеләре унлыгына керделәр.


Икенче мәктәптән Геннадий Горбунов һәм Татьяна Удиярова җитәкчелегендәге өлкән сыйныф укучыларыннан торган "Аксу" командасы сайлап алу турын үтте һәм Республика тарихи-хокук турнирына чакырылган иде. Аксубай данын 11 сыйныф укучылары Юлия Маклакова, Илшат Садыйков һәм 8 сыйныф укучысы Екатерина Купорова яклады. Сайлап алу турында катнашкан илле баладан 16 команда финалга чыкты. Безнең "Аксу" командасы да алар исәбендә. Балалар өч көн дәвамында тарих һәм хокук белеме, ораторлык һәм иҗади сәнгать осталыгы буенча көч сынаштылар, тарихи-хокук темасына багышланган семинарларда, дебатларда катнаштылар. Аксубайлылар чирекфиналга кадәр барып җиттеләр, әмма монда зур булмаган өстенлек белән, Түбән Кама командасы отты. Нәтиҗәдә безнекеләр сигезенче урында булды. Шулай да балалар яхшы тәҗрибә һәм турнирда катнашудан онытылмас тәэсирләр алдылар.

Фото kpfu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев