Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңадан балалар бакчасына түләү турында

Район балалар бакчасында хәл тотрыклана башлады. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында, балалар бакчасы өчен түләү артудан курыккан ата-аналарны тынычландырдылар-түләү артса да, бик күпкә түгел. Субсидияләр дә булачак. Арткан түләүнең күпчелек өлешен компенсация каплаячак. Ул ата-аналар яки опекуннарның эш хакына бәйле. Бүген без компенсацияләрнең нәрсәсе белән аерылып торуларын аңлатуны сорадык. -...

Район балалар бакчасында хәл тотрыклана башлады.


Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында, балалар бакчасы өчен түләү артудан курыккан ата-аналарны тынычландырдылар-түләү артса да, бик күпкә түгел. Субсидияләр дә булачак. Арткан түләүнең күпчелек өлешен компенсация каплаячак. Ул ата-аналар яки опекуннарның эш хакына бәйле. Бүген без компенсацияләрнең нәрсәсе белән аерылып торуларын аңлатуны сорадык.
- Беренче компенсацияне республиканың Министрлар Кабинеты 2007 елда билгеләде. Компенсация мәктәпкәчә учреждение өчен түләүгә карап исәпләнелә иде,-дип аңлата Республиканың матди ярдәм үзәге бүлеге мөдире Татьяна Кандалина. -1 октябрьдән компенсация ТР МК билгеләгән ата-аналар түләгән уртача түләүгә карап исәпләнеләчәк. Бу компенсация керемнең күпме булуына карамастан түләнә.
Мәсәлән, район үзәгендә балалар бакчасының берсе өчен ата-аналар аена 1249 сум түлиләр, ә инде карар нигезендә, түләүнең уртача күләме-1204 сум. Һәм исәпләү өчен 1249 сум түгел, ә 1204 сум алына. Гаиләдәге беренче балага каралган 20 процентка, икенче-50 процентка, өченче-70 процентка тапкырлап, беренче компенсация күләмен исәпләп чыгарабыз (чагыштырмача-240,8, 602 һәм 842,8 сум).
-Икенче, муниципаль дип аталган компенсация, 2014 елның 1 гыйнвареннан түләнә башлаячак,-дип дәвам итә Татьяна Валентиновна. -Ул гаилә кеременә турыдан-туры бәйле. Гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән уртача керем, аларны аз тәэмин ителгән дип тану һәм дәүләт социаль ярдәме күрсәтү өчен гаиләнең керемен исәпләү һәм гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керемне исәпләү, ялгыз яшәүче гражданинның керемен исәпкә алу турындагы Федераль Закон нигезендә исәпләп чыгарыла.
Компенсация билгеләү өчен гариза бирүче Аксубай бистәсе, Мазилин урамы, 2 нче йорт, 1, 2, 3 нче кабинетларга түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:
1. Гариза;
2. Мөрәҗәгать итәр алдыннан өч ай өчен һәр гаилә әгъзасының кереме турындагы документ (моңарга эш хакы да, стипендия һәм алиментлар да керә):
3. җир участогы күләме күрсәтелгән белешмә (авыл җирлекләрендә бирелә);
4. ата-ананың паспорт күчермәләре;
5. ышанычлы затлар өчен ышанычнамә күчермәсе;
6. ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән очракта, суд карары;
7. баланы тиешле белем бирү оешмасына урнаштыру турындагы килешү күчермәсе;
8. баланы караган һәм тәрбияләгән өчен түләү турындагы квитанция күчермәсе;
9. шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирүче документлар (ирекле формада тутырыла);
10. акча средстволарын күчерү өчен банкның исәп-хисап счеты күчермәсе.
- Бөтен документлар да төп нөсхәдә яки нотариуста расланган булырга тиеш,-дип билгеләп үтте Татьяна Кандалина.
- Компенсация алты ай дәвамында түләнә. Ягъни һәр ярты ел саен ата-аналар, әгәр берәр нәрсәдә үзгәреш була калса, яңадан белешмәләр, документлар җыеп тапшырачаклар.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясе телефоны номеры: (843) 292-68-89.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев