Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Яңа технологияләр уйлап тапмадым“

Мәктәп укучылары өчен тарих һәм җәмәгать белеме дәресләрен ничек кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә? Дәресләрдә алынган теоретик белемне ныгытуда гамәли-яраклашу мәйданчыгы итәр өчен, мәктәп укучыларының дәресләрдән соң эшчәнлеген ничек оештырырга? Уңышлы эшчәнлек өчен замана мөгаллиме нәрсәне белергә тиеш? - 23 еллык хезмәт эшчәнлегемдә, әлеге пороблемаларны хәл итү өчен нибары өч шарт...

Мәктәп укучылары өчен тарих һәм җәмәгать белеме дәресләрен ничек кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә?

Дәресләрдә алынган теоретик белемне ныгытуда гамәли-яраклашу мәйданчыгы итәр өчен, мәктәп укучыларының дәресләрдән соң эшчәнлеген ничек оештырырга? Уңышлы эшчәнлек өчен замана мөгаллиме нәрсәне белергә тиеш?

- 23 еллык хезмәт эшчәнлегемдә, әлеге пороблемаларны хәл итү өчен нибары өч шарт кирәклеген аңладым. Болар: таләпчәнлек, дәресләрне төгәл оештыру һәм, ниһаять, укучыларның фәнгә кызыксынучанлыгы, - дип сөйли төбәк олимпиадалары җиңүчеләрен тәрбияләгән педагог Татьяна Удиярова. - Дәресләрнең гадилеге һәм аңлаешлы, һәр этапның төгәл нигезләнгән булуы, эшкә фәнни якын килү, гади алымнар белән һәр укучының белем сыйфатын күтәрү - болар минем алдыма куелган бурычлар.

Балаларның вакытын дәресләргә күбрәк һәм нәтиҗәлерәк җәлеп итү өчен Татьяна Георгиевна дәрес планын җентекләп өйрәнә. Сорауларны формалаштыруга игътибарлы якын килә.

Укучыларның мөстәкыйль эше педагогның катгый күзәтүендә. Иң элек ул "мәгълүмати кыр" булдыра, тарихи чор турында тиешле мәгълүмат бирә. Аннан соң укучылар белән бергә материалдагы иң кирәкле, төп нигезне билгели. Алга таба проблемалар формалаша, укучылар тарихи фаразлар ясый башлыйлар. Үзләренең фикерләрен белдерү өчен балалар фактларны сайлап алалар, мисалга, хәлгә анализ ясыйлар, бәя бирәләр.

Фән буенча оештырылган сыйныфтан тыш чаралар дәреснең үзенчәлекле дәвамы булып тора.

Татьяна Удиярова төрле проектлар ысулын белем бирүнең иң кызыклы алымы итеп саный. Укытучы анда төп рольне били, ул белем бирү һәм иҗади процесс оештыручысына әйләнә. Моңа охшаш белем бирү алымында төп басым үзара хезмәттәшлеккә ясала.

Проектларны "Мин - уйлап табучы", "Фән канатында" кебек төбәк фәнни-гамәли конференцияләрдә яклау әлеге эшләрнең төп казанышы. Республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге җиңүләр проект эшләренең нәтиҗәлелеген дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев