Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яңа костюмнарда яңа җиңүләргә

    Нефть компаниясенең хәйрия гранты акчасына Сөнчәле авылының үзешчән сәнгать артистлары милли костюмнар алдылар. Чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Алексей Калуков "Милли мәдәниятны торгызыйк" темасы буенча проект эшләде. - Проект авыл җирлеге һәм мәдәният йорты белән берлектә эшләнде, - дип уртаклашты Алексей Калуков. - Ул район башлыгы Камил Гилманов ярдәме белән тормышка...

    Нефть компаниясенең хәйрия гранты акчасына Сөнчәле авылының үзешчән сәнгать артистлары милли костюмнар алдылар.


    Чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Алексей Калуков "Милли мәдәниятны торгызыйк" темасы буенча проект эшләде.

    - Проект авыл җирлеге һәм мәдәният йорты белән берлектә эшләнде, - дип уртаклашты Алексей Калуков. - Ул район башлыгы Камил Гилманов ярдәме белән тормышка ашты.

    Декабрьдә 150 мең сум күләмендә грант акчасы килә.

    - Без шунда ук Чабаксарга тегү фабрикалары кибетләренең берсенә юл алдык, - дип сөйләде Алексей Владимирович.

    Нәтиҗәдә 14 хатын-кыз һәм тугыз ир-ат милли костюмы сатып алынган. Шул исәптән алты заманча бию күлмәге, яшьләр өчен ике һәм соло чыгышы өчен тагын ике күлмәк, калганнары фольклор өчен.

    Яңа костюмнарны кем киячәк, дигән сорауга Алексей Владимирович:

    - Һичшиксез, үзешчән сәнгать артистлары, - дип җавап бирде. - Нигездә, бәйрәмнәрдә, отчет концертларында, традицион әйлән-бәйләннәрдә бер үк кешеләр катнаша. Болар мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар, мәктәп укучылары, ветераннар советы. Үлчәмнәрне без аларга исәп тотып алдык.

    Костюмнар беренче тапкыр Сөнчәле авыл мәдәният йортында узган киңәйтелгән халык җыены башланганчыга кадәр күрсәтелгән концерт вакытында тәкъдим ителде. Дефиледә яшьләр дә, өлкәнрәк буын кешеләре дә катнашты. Яңа концерт костюмнары сатып алу белән авылның мәдәни тормышы яңа сулыш алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: