Мәгариф
Яңа җиңүләр
Аксубай укучысы Халыкара олимпиада җиңүчесе булды.
Июнь ахырында Чуашстан Республикасының Чабаксар шәһәрендә 2017 елда Чуашстан Республикасында Ана һәм Ата елына багышланган, чуаш теле һәм әдәбияты буенча укучылар һәм студентларның Халыкара олимпиадасы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында - Савгач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Павел Васиков та бар.
Павел һәм...

Павел һәм аны әзерләүче укытучы Галина Максимова Чуашстан Республикасының Мәгариф министрлыгыннан грамоталар белән бүләкләнделәр. Савгач мәктәбе, Иске Савруш төп мәктәбе һәм туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятуда үзеннән зур өлеш керткән әнисе - чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Васикова Павел белән чын-чынлап горурлана алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев