Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яңа елны бәйрәм итәбез

    Район Мәдәният йорты яңа ел чаралары программасын әзерләгән. 30 декабрьдә 11.00 сәгатьтә район башлыгы Чыршысы була, монда укуда аерылып торган укучыларны, олимпиада, төбәк, иҗат бәйгеләре һәм спорт ярышлары җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. 31 декабрьдә 19.00 сәгатьтә үзәк мәйданда "Иң күңелле Яңа ел" масскүләм күңел ачу чарасы башлана. Шунда ук яңа елга иң...

    Район Мәдәният йорты яңа ел чаралары программасын әзерләгән.


    30 декабрьдә 11.00 сәгатьтә район башлыгы Чыршысы була, монда укуда аерылып торган укучыларны, олимпиада, төбәк, иҗат бәйгеләре һәм спорт ярышлары җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

    31 декабрьдә 19.00 сәгатьтә үзәк мәйданда "Иң күңелле Яңа ел" масскүләм күңел ачу чарасы башлана. Шунда ук яңа елга иң матур бизәлеш бәйгесендә җиңүчеләр аталачак.

    30 һәм 31 декабрьдә барлык мәдәният йортларында һәм авыл клубларында яңа ел балмаскарадлары үткәрелә.

    5 гыйнварда 11.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Варвараның Пәри урман патшалыгындагы маҗаралары" дип аталган театральләшкән тамаша күрсәтеләчәк.

    8 гыйнварда 12.00 сәгатьтә - "Раштуа" бәйрәм концерты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: