Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яңа директорның яңа мәшәкатьләре

    Соңгы вакытта Кәкре Күл авылында мәдәни тормыш җанланып китте. Авыл Мәдәният учагына ремонт ясалып кына калмады, бирегә халык концерт карарга ешрак килә башлады. Ә концерт программаларын биредә зур тырышлык куеп әзерлиләр. Мәдәният йорты каршында өч балалар хореография коллективы һәм бер вокал ансамбль эшләп килүе дә күңелле күренеш. Әниләр көненә багышланган...

    Соңгы вакытта Кәкре Күл авылында мәдәни тормыш җанланып китте.


    Авыл Мәдәният учагына ремонт ясалып кына калмады, бирегә халык концерт карарга ешрак килә башлады. Ә концерт программаларын биредә зур тырышлык куеп әзерлиләр. Мәдәният йорты каршында өч балалар хореография коллективы һәм бер вокал ансамбль эшләп килүе дә күңелле күренеш.
    Әниләр көненә багышланган соңгы бәйрәм концертына авыл халкының яртысы тамашачы, ә калган яртысы артист буларак җыелган иде дисәк тә, һич ялгыш булмас. Дәртле һәм моңлы җыр-биюләр белән үрелеп барган тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде. Тамашачылар сәхнәдә чыгыш ясаучыларны алкышлап кына калмыйча, сәхнәгә менеп рәхмәтләрен дә белдерделәр.
    -Клуб эшенең яңа сулыш алуы яңа директор Николай Кондрашовка бәйле, - диләр авыл халкы беравыздан. Николай Иванович лаеклы ялда булса да, бик актив, авыл өчен күңелен бирә торган кеше.
    - Авылдашлар өйдә утырырга түгел, тулы канлы тормыш белән яшәргә тиеш. Кешеләр клубта җырлап-биеп кенә калмыйча теннис, бильярд уйнасалар да бик яхшы булыр иде дә, әлегә өстәлләр юк, - дип сөйли Николай Иванович.
    Клуб директоры сүзләренчә, мәдәни тормыштагы үзгәрешләр бөтен коллективның тырышлыгы. Әлбәттә инде иганәчеләр ярдәме дә зур булды. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев, Юрий Седов, Илгизәр Хәмидуллин, Флюра Шакирова, Әнисә Аюпова, Елена Шугаева, Владимир Горячов, Владимир Сандимиров, Кондрашовлар һәм Андреевлар гаиләсенең ярдәме белән клубка ремонт ясалды, баян сатып алынды. Аксубайдан баянчы Геннадий Бобковны да чакырып китергәннәр, хәтта.
    Шулай итеп, кышкы озын кичләрдә кәкрекүллеләргә күңесезләнеп утырырга туры килмәячәк. Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре башлана, ә бу инде яңа репетицияләр, яңа күңелле мәшәкатьләр булачак дигән сүз. Тырышып эшләүнең әҗере буларак Кәкре Күл мәдәният йорты грантка лаек булды һәм тиздән шул акчага клуб түбәсен ремонтлаячаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: