Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ватан сакчыларын хөрмәтләп

    Ил сакчылары көнен Аксубайда районның төп сәхнәсендә бәйрәм концерты оештырып билгеләп үттеләр. Залда Ватан сакчылары - төрле һөнәр вәкилләре һәм бәйрәм көнне ял итәргә карар кылган кешеләр җыелды. Бөек Ватан сугышы ветераны, Аксубай районының мактаулы гражданины Елисей Мурзич Тимирясов бәйрәмнең мәртәбәле кунагы булды. Ватанпәрвәрләрне район башлыгы Камил Гилманов ихластан котлады....

    Ил сакчылары көнен Аксубайда районның төп сәхнәсендә бәйрәм концерты оештырып билгеләп үттеләр.


    Залда Ватан сакчылары - төрле һөнәр вәкилләре һәм бәйрәм көнне ял итәргә карар кылган кешеләр җыелды. Бөек Ватан сугышы ветераны, Аксубай районының мактаулы гражданины Елисей Мурзич Тимирясов бәйрәмнең мәртәбәле кунагы булды.

    Ватанпәрвәрләрне район башлыгы Камил Гилманов ихластан котлады.

    -Беренче чиратта без Ватан сакчылары булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен, отставкадагы офицерлар һәм районның хәрби хезмәткәрләрен хөрмәтлибез. Аларның традицияләре буыннан-буынга күчә, Россиянең төрле төбәкләреннән районга Аксубай егетләренең намуслы хезмәте өчен рәхмәт хатлары даими килеп тора. Районга Самара өлкәсендәге хәрби часть шефлыкка беркетелде, аннан да без шулай ук якташларыбыз хезмәтен мактап язган рәхмәт хатлары алабыз, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

    ЗГВГ һәм Варшава килешүе ветераннарының республика союзы рәисе запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов сәхнәдән Совет армиясе һәм Россия Кораллы Көчләре сугышчыларын хөрмәтләү традицияләрен искә төшереп, армия ничек кенә аталса да, аның төп билгеләнеше - Ватан сакчысы һәрвакыт үзгәрешсез кала, дип билгеләп үтте. Татарстан Россиянең Кораллы Көчләре сафларына хезмәт итәргә барган егетләрнең яхшы хәзерлеге белән аерылып тора, дип тә өстәде.

    Аксубайлыларны Ил сакчысы көне белән тәбрикләгән район хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, бүген армия - дәүләтнең ышанычлы терәге, дип ассызыклады.

    Үзешчән артистлар тантана гаеплеләрен иң яхшы концерт номерлары белән котладылар. Шигырьләр укыган, җырлар һәм биюләр башкарган балалар чыгышы аерым дулкынландыргыч булды. Сәхнәдән район хатын-кызларыннан да котлаулар яңгырады - ир-егетләрне оешмалар һәм тармак хезмәткәрләре - медиклар, педагоглар һәм җитәкчеләр тәбрикләде.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: