Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уңышлы дебют

"Патриот" спорт-патриотик һәм яшьләрне призывка кадәр әзерләүнең Республика үзәгендә үткән "Яшь армиячеләр, алга!" хәрби-спорт уенының төбәк этабында Аксубай командасы уңышлы чыгыш ясады. Ярышларга барган спортчылар составына Емелькино урта мәктәбе яшь армиячеләре Дмитрий Гаврилов, Вячеслав Зайцев, Артем Михайлов, Михаил Михайлов, Александр Никифоров, шулай ук Татьяна Тиманова, Ксения Гаврилова, Савгач мәктәбеннән Владимир...

"Патриот" спорт-патриотик һәм яшьләрне призывка кадәр әзерләүнең Республика үзәгендә үткән "Яшь армиячеләр, алга!" хәрби-спорт уенының төбәк этабында Аксубай командасы уңышлы чыгыш ясады.



Ярышларга барган спортчылар составына Емелькино урта мәктәбе яшь армиячеләре Дмитрий Гаврилов, Вячеслав Зайцев, Артем Михайлов, Михаил Михайлов, Александр Никифоров, шулай ук Татьяна Тиманова, Ксения Гаврилова, Савгач мәктәбеннән Владимир Бобов, Вадим Ильин һәм Родион Семенов керде.


Команда җитәкчесе - ТИН укытучысы Алексей Никитин кыска вакыт эчендә балаларны җаваплы ярышларга әзерләп һәм чын команда туплап өлгерде.


Уен теория һәм гамәли өлештән торды. Ярышларда катнашучылар Ватан тарихын яхшы белүләрен, хәрби әзерлек нигезләре буенча күнекмәләрне оста күрсәттеләр һәм ГТО нормаларын тапшырдылар. Нәтиҗәдә аксубайлылар Калашников автоматын сүтеп-җыю буенча өченче гомумкоманда урынын яуладылар. Ә Татьяна Тиманова АК-74 не сүтеп-җыю буенча өченче призер булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев