Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уяв йөрәкләрдә кала

    Уяв традицион чуаш бәйрәме Урмандеево төбәгенең гүзәл табигать кочагында үтте. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар, Аксубай һәм күрше районнардан фольклор коллективлары, җырчылар һәм биючеләр җыелды. Милли киемнәрдәге артистлар кунакларны ипи-тоз һәм сыра белән каршы алдылар.Һәм озын коридор булып төзелеп, борынгы җырлар астында аларны импровизацияләнгән алачыкка озаттылар. Монда җирле осталар кәрзиннәр үрделәр, май...

    Уяв традицион чуаш бәйрәме Урмандеево төбәгенең гүзәл табигать кочагында үтте.

    Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар, Аксубай һәм күрше районнардан фольклор коллективлары, җырчылар һәм биючеләр җыелды. Милли киемнәрдәге артистлар кунакларны ипи-тоз һәм сыра белән каршы алдылар.Һәм озын коридор булып төзелеп, борынгы җырлар астында аларны импровизацияләнгән алачыкка озаттылар. Монда җирле осталар кәрзиннәр үрделәр, май яздылар, умартачы бал кортлары белән мәш килде, кемдер балык тотты. Сүз уңаеннан, район башлыгы Камил Гилмановка бәхет елмайды, ул кәрәкә балыгын эләктерде. Өй эчендә самавыр төтенләп утырды, милли камыр ризыклары үзләренә тартып торды. Өстәвенә, әлеге сый-хөрмәттән һәркем бушлай авыз итә алды.

    Урмандееволылар картиналар, кулдан ясалган әйберләр күргәзмәсен оештырганнар. Технология укытучысы Вячеслав Ипеев укучылары болында ук агачка уеп рәсем ясадылар.

    - Урмандеево авыл җирлеге кешеләре хезмәт сөючәнлекләре белән аерылып торалар, алар үзләренең туган төбәкләрен яраталар һәм аны ямьләндерәләр, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Матур өйләр калкып чыга. Кешеләр авыл хуҗалыгы белән мәшгуль. Депутатлар корпусы уңышлы эшләп килә. Авыллар асфальт юллар белән тоташкан. Урмандеевода күп функцияле үзәк сафка басты. Алга таба да башкарасы эшләр бар әле.

    Аннан соң ул бәйрәм белән тәбрикләде, уңышлар, иминлек, муллык теләде һәм чуаш мәдәниятен үстерүгә һәм йолаларны саклауга өлеш керткәннәре өчен Архип Ивановка, Сергей Крайновка, Полина Мулеевага, Алексей Кондратьевка, Федор Семеновка Рәхмәт хатлары тапшырды.

    Мәртәбәле кунаклар Дәүләт Думасы депутаты Шамил Яһүдин, "Камаз" АҖ генераль директоры Анатолий Самаренкин, ТР чуаш милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты җитәкчесе Вера Юнысова, Аксубай районы ЧММА җитәкчесе Алексей Калуков, Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Мурзич Тимирясов һ.б. бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерделәр.

    Аларга Аксубай Уявы символикасы белән чигелгән сөлгеләр бүләк иттеләр.

    Гадәттә Уяв җиргә каен казыгы кагудан башлана. Моны авылның хөрмәткә лаек иң өлкән кешесе башкара. Казык кагу хокукы Павел Петрович Кондратьев һәм аның оныгы Богданга тәкъдим ителде. Шуннан соң артистлар һәм кунаклар традицион әйлән-бәйләнгә бастылар. Кояшны һәм чиксезлекне гәүдәләндергән әйлән-бәйлән мул уңыш алуга чакырылган.


    Уяв - үсемлекләрнең шытып чыгу чорыннан башлана. Шытымнар күренү белән бәйрәмнәр, туйлар, күңел ачулар, уяв уеннары, әйлән-бәйләннәр башланган.


    Шуны билгеләп үтәргә кирәк, чуаш Уявы, татарның Сабантуе яки русларның Троицасы кебек, кунакларны үзенә җәлеп итә. Аңа чуаш диаспорасы вәкилләре генә түгел, башка милләт халыклары да килә.

    Мисалга, минем яныма Зинаида Степанова килде. Ул Пензадан кайткан. Гаиләсе белән иренең туган ягында кунакта булганда, Уявка очраклы гына эләккән. Ул бәйрәмнән онытылмаслык тәэсирләр алган. Чуаш киемнәренең, бизәнү әйберләренең төрлелеген беренче тапкыр күргән. "Чуаш телен белмәсәм дә, әйлән-бәйләнгә басучыларның мәхәббәт турында җырлауларын, Ходайдан иминлек сорауларын аңладым, - дип фикерләре белән бүлеште кунак. - Уяв йөрәкләрдә кала, киләсе елда да, һичшиксез, кайтачакмын".

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: