Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уяв әйлән-бәйләнгә чакыра

Сөнчәле авылында Уяв халык бәйрәмен ачу искитмәле гүзәл, ихлас тантанага әверелде. Авыл кешеләре бу бәйрәмне кемгәдер күрсәтү өчен, җитәкчеләрне чакырып түгел, ә үзләре өчен оештырдылар. Хәтта без, журналистлар да анда очраклы гына барып эләктек. Авыл активчылары әйлән-бәйлән ясап халык җырларын көйләделәр. Уяв - ул кыр эшләре тәмамлангач, Миколадан башланып, 12...

Сөнчәле авылында Уяв халык бәйрәмен ачу искитмәле гүзәл, ихлас тантанага әверелде.



Авыл кешеләре бу бәйрәмне кемгәдер күрсәтү өчен, җитәкчеләрне чакырып түгел, ә үзләре өчен оештырдылар. Хәтта без, журналистлар да анда очраклы гына барып эләктек.


Авыл активчылары әйлән-бәйлән ясап халык җырларын көйләделәр.


Уяв - ул кыр эшләре тәмамлангач, Миколадан башланып, 12 июль - Питрау көненә кадәр дәвам иткән язгы күңел ачу бәйрәме.


Уяв уеннары барышында егетләр-кызлар бер-берсе белән танышканнар, ә танышулар кавышуларга китергән.


Сөнчәледә әлеге бәйрәм йолаларына сакчыл карыйлар. Өлкәннәр бәйрәмгә хас җырларны яшьләргә дә өйрәтәләр. Авыл халкы фольклорга җәлеп итеп, җырлар, уеннар өйрәткән остазлары Раиса Крюкова, Людмила Абрукова, Александра Крайнова, Евгений Мадуровка рәхмәтле. Алар бүген дә әлеге күркәм миссияне үтәп киләләр, яшь укытучылар Валентина һәм Алексей Калуковлар, Вера Упанееваны да үзләренә җәлеп иткәннәр. Бәйрәмнең ихласлыгын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров та билгеләп үтте.
-Төбәкнең чәчәк атуын, иминлек телим, - диде ул котлау сүзләре яудырып, - басу-кырлар сезне мул уңышлары белән куандырсын.


Уяв әйлән-бәйләне җырлары кешеләрнең имин тормышларына багышланган. Җырларда Ходайдан җылы яңгырлар явуын, көчле җил-давыллардан саклап калу сорала.
Җырлы әйлән-бәйләннән соң, барысы бергә тәмле ухадан һәм куастан авыз иттеләр. Балалар өчен төрле спорт ярышлары оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова алар өчен истәлекле призлар әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев