Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уртак шатлык

Түбән Баланда авыл Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Веретенышко" ансамбле оешуга 18 ел булды. Ансамбльне Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ольга Копонева җитәкли. Шул вакыт эчендә ансамбльгә йөрүче малайлар һәм кызлар берничә тапкыр алмашынырга өлгерсә дә, бары бер генә нәрсә үзгәрешсез кала-алар үзләренең матур җырлары, биюләре, халык уен коралларында уйнаулары белән...

Түбән Баланда авыл Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Веретенышко" ансамбле оешуга 18 ел булды.


Ансамбльне Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ольга Копонева җитәкли. Шул вакыт эчендә ансамбльгә йөрүче малайлар һәм кызлар берничә тапкыр алмашынырга өлгерсә дә, бары бер генә нәрсә үзгәрешсез кала-алар үзләренең матур җырлары, биюләре, халык уен коралларында уйнаулары белән кешеләргә шатлык өләшәләр. Ансамбль район күләмендә үткәрелгән һәр чарада, авыл клубында булган һәр бәйрәмдә актив катнаша, ә күптән түгел Татарстан телевидениесе төшергән Яңа ел бәйрәме постановкасында да катнаштылар. Шул сәбәпле мәдәният бүлеге начальнигы Ришат Сруртдинов һәм район Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова "Веретенышко"га йөрүче балаларга бүләк ясап, аквапаркка сәяхәт оештырдылар. Ун бала дүрт сәгать буена аквапаркның аттракционында һәм бассейнында рәхәтләнеп күңел ачтылар, кинотеатрда 5D-фильмын карадылар.Ансамбль җитәкчесе һәм балалар үзләре әлеге бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев