Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ул һәръяклап бәхетле

Безнең мәктәпләрдә тыйнак, үзләренә карата игътибар таләп итмәүче укытучылар күп. Шуларның берсе - 3 нче Аксубай урта мәктәбенең математика укытучысы Татьяна Ондикова. Татьяна Михайловна бала чактан ук белемгә омтыла, яхшы укый һәм мәктәптә үткәрелгән һәр чарада актив катнаша. Шуңа да, мәктәпне тәмамлауга ук аны сигезьеллык мәктәпкә вожатый итеп чакырулары бер...

Безнең мәктәпләрдә тыйнак, үзләренә карата игътибар таләп итмәүче укытучылар күп.


Шуларның берсе - 3 нче Аксубай урта мәктәбенең математика укытучысы Татьяна Ондикова.
Татьяна Михайловна бала чактан ук белемгә омтыла, яхшы укый һәм мәктәптә үткәрелгән һәр чарада актив катнаша. Шуңа да, мәктәпне тәмамлауга ук аны сигезьеллык мәктәпкә вожатый итеп чакырулары бер дә гаҗәп түгел. Яшь кыз биш яшеннән үк укытучы булырга хыяллана һәм 32 ел элек аның тормышы чынга аша. Татьяна мәктәпкә һәр көнне шатланып йөри. Ул җитәкләгән пионер дружинасы тиздән районда иң яхшы дип санала башлый. Пионерлар бүлмәсендә караңгыга кадәр ут яна һәм балалар тавышы тынмый. Дружина советы, комсомол комитеты, төрле клублар советы, түгәрәкләр эше - әлеге пионерлар бүлмәсендә үткәрелгән чараларның кайберәүләре генә. Менә шул рәвешле яшь педагог балаларны тәрбияләү осталыгына ия була. Тик ул белемен тагын да арттырырга хыяллана. Мәктәп директоры Елисей Мурзович Тимирясов аның бу теләген хуплый.
Бер елдан соң ул Казан дәүләт университетына укырга керә һәм туган мәктәбендә эшен дәвам итә.
-Татьяна Михайловна укытып чыгарган балалар нык белемле, - дип сөйли аның турында 3 нче Аксубай урта мәктәбе директоры Җәмилә Вәлиева. - Аның укучыларын белемгә омтылу, актив тормыш позициясе, яхшы үзара мөнәсәбәт, һәр эшкә иҗади якын килү, аны җиренә җиткереп башкару кебек сыйфатлар аерып тора.
-Һәр эшкә җавапчыл карарга мине әти-әнием дә, укытучыларым да өйрәтте, өлкән коллегеларым - педагогия хезмәте осталарын мин рәхмәт әйтеп кенә искә алам, - дип сөйли Татьяна Ондикова.
Татьяна Михайловнаның укытучылык стажы 30 елдан артык тәшкил итә. Яшь буынны тәрбияләүдә һәм белем бирүдәге өлеше, озак еллык фидакарь хезмәте өчен «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Татьяна Михайловна өчен иң зур бүләк - элеккеге укучыларының игътибары. Алар белән шатланып очраша, рәхәтләнеп сөйләшә ул.
-Татьяна Михайловна бик яхшы укытучы, - дип сөйли аның турында элеккеге укучыларының берсе Наталья. - Ул безгә төпле белем бирде. Аңарда укыган күпләребез югары белем алдык.
-Балаларның уңышларына бик тә куанам, берәр төрле проблема килеп чыкса, аны бергәләшеп хәл итәргә тырышабыз, - дип сөйли елмаеп Татьяна Михайловна. - Мин бәхетле кешемен. Минем яраткан эшем, тормыш мәгънәсенә әверелгән туган мәктәбем, теләсә кайсы вакытта якларга әзер булган гаиләм, яратып көтеп торган өем бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев