Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытырга гына түгел, ярдәм итәргә һәм сакларга да

Иске Ильдеряк урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Ирина Прохорова "Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе - 2014" Республика бәйгесенең йомгаклау этабында икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Номинациясе - "Балачакны яклау". Әлеге бәйгедә безнең район вәкилләре беренче ел гына катнашмый. (Рәсми статистика буенча Татарстанда 4000 иҗтимагый тәрбияче бар). Районда алар 17 кеше. Районның...

Иске Ильдеряк урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Ирина Прохорова "Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе - 2014" Республика бәйгесенең йомгаклау этабында икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.

Номинациясе - "Балачакны яклау". Әлеге бәйгедә безнең район вәкилләре беренче ел гына катнашмый. (Рәсми статистика буенча Татарстанда 4000 иҗтимагый тәрбияче бар). Районда алар 17 кеше. Районның балигъ булмаганнар эше буенча комиссиясе җаваплы сәркатибе Марат Сафин сүзләренә караганда, алар балалар язмышына битараф булмаган, җаваплы кешеләр. Алар яшүсмерләр белән турыдан-туры элемтәдә торалар, аларга балалар, ышанып, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.
Иске Ильдеряк урта мәктәбендә берничә ел дәвамында тәртип бозулар күзәтелми. Димәк, балигъ булмаганнар эше буенча бүлектә исәптә торучы укучылар юк. Һәм бу очраклы хәл түгел.
- Балаларның тәртип бозып йөрергә вакытлары юк, - дип шаяртып сөйли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лидия Горбунова. - Укудан соң алар чаңгыда шуалар. Монардан тыш бездә бүтән кызыксындыру түгәрәкләре һәм секцияләр эшли...
Тик теләсә нинди укучылар коллективындагы кебек монда да ярдәмгә мохтаҗ балалар очрый. Ирина Прохорованың нәкъ менә шундый укучысы бар.
Бәяләү комиссиясе алдында чыгыш ясаганда, ул әлеге укучы белән җылы мөнәсәбәтләр урнаштыруда нинди эшләр башкаруы турында сөйләде. Шәхси аралашуның да уңай якка үзгәрешләр кертүе турында әйтеп узды. Шуның белән бергә тәрбияләнүчесенең иҗади эшләрен дә тәкъдим итте.
- Мәктәптә минем укучыма хөрмәтләп, изге күңел белән карыйлар, - дип билгеләп үтте бәйге призеры. - Укытучылар әлеге гаиләне бик әйбәт беләләр, әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мондый эш югары нәтиҗәләр дә бирә. Без кешенең үзгәрүен күрәбез. Анарда дөньяга уңай караш пәйда булды. Бу бездә, баланың киләчәктә барысы да яхшы булыр, дигән өмет тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев