Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучыларны бүләклиләр

Мәгариф бүлегендә "Мәгариф", "Иң яхшы укытучылар" өстенлекле милли проект кысаларында укытучыларны җәмәгать тыңлавы булды. "Яхшы укытучыларны бүләкләү" чарасы программасында катнашуга Яңа Ибрай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбира Кәбирова, 2 нче Аксубай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зоя Шуркина, Иске Тимошкино урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Мулеева...

Мәгариф бүлегендә "Мәгариф", "Иң яхшы укытучылар" өстенлекле милли проект кысаларында укытучыларны җәмәгать тыңлавы булды.



"Яхшы укытучыларны бүләкләү" чарасы программасында катнашуга Яңа Ибрай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбира Кәбирова, 2 нче Аксубай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зоя Шуркина, Иске Тимошкино урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Мулеева күрсәтелде. Дәүләт бүләгенә дәгъва белдерүчеләр - белем бирү эшчәнлегендә уңышларга ирешкән бай практик тәҗрибәле мөгаллимнәр. Аларның укыту-тәрбия процессы өчен шәхси методик эшләнмәләре, төрле басмаларда, электрон мәгълүмати чараларда публикацияләре бар. Бүләккә дәгъва белдерүчеләр үзләренең педагогик эшчәнлекләре турындагы презентация белән чыгыш ясадылар. Балалар белән эшләү турында тәфсилләп сөйләү кызыклы слайдлар, фотографияләр белән үрелеп барды. Бу укытучыларның бәйге программасында катнашуының башлангыч туры гына, алда - яңа этаплар. Аларны тыңлаучылар исә, укытучылар программада катнашырга лаеклы, дип белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев