Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укыту осталыгы – аның канында

Наталия Воронина - сәләтле педагог, киң күңелле кеше һәм зирәк акыллы остаз. Аны грамоталы укытучы һәм гадел мәктәп директоры булганы өчен яраталар. Наталия Геннадьевна үз фәнен яхшы белүе, методик осталыгы һәм эрудицияле булуы белән аерылып тора. Һәм бу укытучыны заманча фән дәрәҗәсеннән калышмаска мәҗбүр итә. Наталия Геннадьевна исәпләвенчә, укытучының укучыга...

Наталия Воронина - сәләтле педагог, киң күңелле кеше һәм зирәк акыллы остаз.

Аны грамоталы укытучы һәм гадел мәктәп директоры булганы өчен яраталар.

Наталия Геннадьевна үз фәнен яхшы белүе, методик осталыгы һәм эрудицияле булуы белән аерылып тора. Һәм бу укытучыны заманча фән дәрәҗәсеннән калышмаска мәҗбүр итә.

Наталия Геннадьевна исәпләвенчә, укытучының укучыга карата мөнәсәбәтендә иң мөһиме - укыта торган фәнеңнең кызыклы булуын аңлату, алар белән бертигез аралашу, башкалар өчен үрнәк булу һәм һәрвакытта да үзеңә камилләшү. Аның дәресләре һәрвакытта да төрлелек, үзенчәлек, материалга үзенчәлекле якын килү белән сугарылган. Ул материалны бик оста тәкъдим итеп, үз белеме белән уртаклашып, укучыларны тарих дөньясына алып керә ала.

Дәресләрдән тыш, Наталия Геннадьевна "Истоки" дип аталган туган якны өйрәнү түгәрәген дә алып бара. Холкының җитезлеге, үзенә җәлеп итүче энергетикасы, ул алып барган сыйныфтан тыш чараларның кызыклы булуы - боларның барысы да "Исток"лыларга мәктәптә, районда гына түгел, ә инде республикада да танылырга ярдәм итә. Аның укучылары - район һәм республика бәйгеләренең күптапкырлы призерлары.

-Мин үз һөнәрләремне яратырга өйрәткән укытучы-остазларыма рәхмәтлемен, - дип сөйли Наталия Геннадьевна.
Наталия Геннадьевна озак еллардан бирле мәктәпне җитәкли. Ул анда эшли генә түгел, мәктәп белән яши дә, диярлек. Аның директор булып эшләү дәверендә мәктәптә күп нәрсә яхшы якка үзгәрә. Җитәкче булып эшләү җиңел түгел. Һәм моны Наталия Геннадьевна бик яхшы белә: барыннан да элек үзеңә, янәшәңдәге кешеләргә карата таләпчән, гадел, намуслы, саф күңелле булу - директорның төп принцибы әнә шундый.

Балаларны фән асылларына төшендерү җиңел түгел. Аларны укырга, белемгә омтылырга, китаплардан үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап эзләргә өйрәтүе авыр хезмәт. Ә бу зур осталык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев