Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучылар автобуссыз калмыйлар

Редакциягә Кече Акташ халкыннан хат килде. Шул авылдан җиде бала мәктәпкә йөри. "Мәктәп автобусы Васильевкага кадәр генә килә, ә аннан соң ике чакрымны балалар җәяү үтәләр, - дип зарланалар ата-аналар. Авыл урман белән янәшәдә урнашкан, монда төлкеләр дә күпләп йөри. Балаларыбыз өчен һәр көнне куркып яшибез. Кышын авыл юллары тигез,...

Редакциягә Кече Акташ халкыннан хат килде.


Шул авылдан җиде бала мәктәпкә йөри. "Мәктәп автобусы Васильевкага кадәр генә килә, ә аннан соң ике чакрымны балалар җәяү үтәләр, - дип зарланалар ата-аналар. Авыл урман белән янәшәдә урнашкан, монда төлкеләр дә күпләп йөри. Балаларыбыз өчен һәр көнне куркып яшибез. Кышын авыл юллары тигез, яхшы. Автобус авылга кадәр килсен өчен нәрсә эшләргә? Ярдәм итә алмассызмы икән?
Әлеге сорауны без мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллинага җиткердек. Ул әлеге мәсьәлә хәл ителде инде, дип белдерде.
-Әгәр юллар кардан чистартылса, автобус Акташка кадәр йөриячәк, - дип әйтте Әминә Кәримовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев