Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уку йортына максатчан юллама кемгә?

    Составына мәгариф бүлеге, инфраструктура үсеше бүлеге, үзәк хастаханә, УСХиП, социаль тармак, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Яшьләр парламенты вәкилләре кергән район конкурс комиссиясе Казан дәүләт медицина университетына максатчан кабул итүгә чыгарылыш сыйныф укучыларын сайлап алды. Максатчан кабул итү - ул абитуриентларның район үсеше мәнфәгатьләрендә максатчан белем алу өчен аерым конкурс буенча...

    Составына мәгариф бүлеге, инфраструктура үсеше бүлеге, үзәк хастаханә, УСХиП, социаль тармак, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Яшьләр парламенты вәкилләре кергән район конкурс комиссиясе Казан дәүләт медицина университетына максатчан кабул итүгә чыгарылыш сыйныф укучыларын сайлап алды.

    Максатчан кабул итү - ул абитуриентларның район үсеше мәнфәгатьләрендә максатчан белем алу өчен аерым конкурс буенча бюджетлы урыннарга укырга керүе. Сәламәтлек саклау министрлыгы безнең район абитуриентлары өчен бер квота бүлеп бирде. КДМУда максатчан юллама буенча укырга теләк белдереп, 8 гариза бирелгән. Комиссия барлык кандидатларны да карап чыкты. Беренче чиратта, әлбәттә инде, аерым фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре игътибарга алынды. Уку йортына алдан тикшерү өчен барлык кандидатларның да документларын җибәрергә карар кылынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: