Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уку – дәүләт хисабыннан

Максатчан юллама буенча укырга керергә теләүчеләр үзләре белем алган мәктәп директорына хәзер үк мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Максатчан кабул итү яңа кагыйдәләр буенча башкарылачак. Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, хәзер абитуриент һәм оешма яки предприятие вузга документлар тапшырганчыга кадәр үк килешү төзиячәкләр. Баштан район эшмәкәрләрләреннән заявкалар җыеп, исемлек төзеп, тармак министрлыкларына җибәрәчәкләр....

Максатчан юллама буенча укырга керергә теләүчеләр үзләре белем алган мәктәп директорына хәзер үк мөрәҗәгать итәргә тиешләр.

Максатчан кабул итү яңа кагыйдәләр буенча башкарылачак. Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, хәзер абитуриент һәм оешма яки предприятие вузга документлар тапшырганчыга кадәр үк килешү төзиячәкләр.
Баштан район эшмәкәрләрләреннән заявкалар җыеп, исемлек төзеп, тармак министрлыкларына җибәрәчәкләр. Аннары кирәкле белгечлекләрнең исемлеген төзеп, аларны вузларга тапшырачаклар. Уку йортына кабул итү кадрларга мохтаҗлыктан чыгып кына башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, максатчан кабул итү - ул оешмаларга, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында таләп ителгән югары белемле белгечләр әзерләү. Укуга федераль һәм республика бюджетыннан акча бүлеп бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев