Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уңган ханымнар бәйгесе

Районда "Ел хатын-кызы. Хатын-кыз күзлегеннән ел ир-аты" традицион бәйге үтте. Оештыручылар, һәрвакыттагыча, Әлфия Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге хатын-кызлар союзы һәм Аксубай муниципаль районының башкарма комитете булды. Беренче этапта катнашкан унбиш катнашучының сигезе финалга үтсә, сәхнәгә үз номинациясендә иң яхшы дип табылган алты хатын-кыз чыкты. -Бүгенге катнашучылар - гаилә учагын саклап, үз балаларына...

Районда "Ел хатын-кызы. Хатын-кыз күзлегеннән ел ир-аты" традицион бәйге үтте.


Оештыручылар, һәрвакыттагыча, Әлфия Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге хатын-кызлар союзы һәм Аксубай муниципаль районының башкарма комитете булды. Беренче этапта катнашкан унбиш катнашучының сигезе финалга үтсә, сәхнәгә үз номинациясендә иң яхшы дип табылган алты хатын-кыз чыкты.
-Бүгенге катнашучылар - гаилә учагын саклап, үз балаларына гына түгел, язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларны да тәрбиягә алып үстергән кайгыртучан аналар, үз һөнәрләрендә уңышка ирешкән белгечләр, җитәкчеләр, актив җәмәгать эшлеклеләре һәм чын мәгънәсендәге гүзәл ханымнар, -дип билгеләп үтте бәйгедә катнашучыларны тәбрикләп башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.
Бәйгене алып баручы Наталья Егорова ел хатын-кызларын тәкъдим итеп, аларның иң яхшы сыйфатларын, карьера һәм һөнәри үсешләре турында сөйләп бирде. Ә хатын-кызларның берәүләре сәхнәдән үзләре турында сөйләделәр, икенчеләре сәхнә номерлары әзерләгән, өченчеләре турында балалары хикәя кылды. Боларның барысы да катнашучылар турындагы слайд-фильмнар белән үрелеп барды. Ел хатын-кызына сайлап алынган ханымнарның һәркайсы үз эшчәнлегендә уңышка ирешкән шәхесләр. Алар тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына үзләренең язмышлары, эшләре турында бәян иттеләр, иҗади осталыкларын күрсәттеләр.
Иске Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы,"Хатын-кыз-ана" номинациясендә җиңүче булган Энҗе Хөснуллинаны сәхнәдә балалары тәкъдим итте. Аларның икесе тәрбиягә алынган балалар. Районда рус мәдәниятын, рус фольклорын үстерүгә зур өлеш керткән " Хатын-кыз-мәдәният. Рухландыргыч хатын-кыз» номинациясендә чыгыш ясаган Ольга Копаневаны үзе оештырган "Веретенышко" балалар фольклор коллективы тәкъдим итте.
Фермерлык хуҗалыгы башлыгы Әлфирә Шакирова, үзен "Минем язмышым - минем һөнәрем" дигән номинациядә тәкъдим итте, ул үз производствосын уңышлы үстереп кенә калмыйча, хезмәт күрсәтү өлкәсен дә киңәйтә - кибете, пилорамасы булу да күп нәрсә турында сөйли. Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдованы (ул авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән ханым), "Лидер-хатын-кыз" буларак, мәдәният хезмәткәрләре коллективы тәкъдим итте. Алар хәтта аның тормышын да сәхнәләштерделәр: сәхнәгә "Надежда" исемле корабль "йөзеп" чыга һәм якорен Иске Үзигә ташлый. Наталья Охотникованың коллегалары - "Ханым - ел үрнәге" номинациясендә бәйге катнашучылары - "Ашыгыч ярдәм" станциясенең өлкән фельдшеры, телевидение хезмәткәре образына кереп, сәхнәдә аңардан һөнәре турында интервью алды, үзе турында сорашты. Ә менә Ольга Васильева - балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы буларак, башка - спорт ракурсында чыгыш ясады - сәхнәдә ире, балалары һәм укучылары белән, Сочи-2014 кә багышлап, акробатик-спорт номеры күрсәттеләр.
Менә шунысы гаҗәп, ханымнар сәхнәдә ярыштылар, ә пәрдә артында алар бер-берсе өчен җан аттылар.
Ел ханымнарына үз номинацияләрендә Дипломнар тапшырганда, Сергей Александров, бәйгедә катнашучы һәр ханым - үз номинациясенең җиңүчесе һәм гаиләгә, һөнәренә, халкына, районына хезмәт итүе белән моңа бик тә лаек, дип әйтеп үтте.
-Гаиләгездә сезне яратсыннар, язмыш сезгә мәрхәмәтле булсын, - дигән теләген белдерде ул ханымнарга. Ә инде ханымнар, дулкынланып, коллегаларыннан, җитәкчеләрдән, туганнары һәм балаларыннан чәчкәләр, бүләкләр алганда, бераз каушап та калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев