Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Безнең белән ниндидер куркыныч хәл килеп чыгуына ышанасы килми иде

Хәдичә Нәмәтулла кызы Гатауллина ачлыкны, кыерсытуларны кичергән, сөргендә булган, урман кисүдә катнашкан. Шуңа карамастан, тормышка булган уңай мөнәсәбәтен үзгәртмәгән, һәр мизгелгә, көнгә сөенеп яшәргә күнеккән. Тыйнак һәм ягымлы әби ире Сабир Таһир улы белән бергә Аксубайда гомер кичерә. Аңа бу көннәрдә 90 яшь тулды. - Безнең әти үзенең туган авылы...

Хәдичә Нәмәтулла кызы Гатауллина ачлыкны, кыерсытуларны кичергән, сөргендә булган, урман кисүдә катнашкан.



Шуңа карамастан, тормышка булган уңай мөнәсәбәтен үзгәртмәгән, һәр мизгелгә, көнгә сөенеп яшәргә күнеккән. Тыйнак һәм ягымлы әби ире Сабир Таһир улы белән бергә Аксубайда гомер кичерә. Аңа бу көннәрдә 90 яшь тулды.


- Безнең әти үзенең туган авылы Яңа Кармәттә зур булмаган көндәлектә кулланылучы товарлар кибете тотты, колхозга кермәве аркасында аны сөргенгә җибәрделәр, - дип сөйли Хәдичә Нәмәтулла кызы. - Миңа ул вакытта җиде яшь кенә иде. Яз көне безнең бакча шаулап чәчәккә күмелде һәм безнең белән ниндидер куркыныч хәл килеп чыгуына бер генә дә ышанасы килми иде. Әни, аның кулында ике кечкенә сеңлем, юл буенча елап бардылар. Безне каядыр алып киттеләр, ә ат, сыер, сарыкларыбызны ишегалдыннан куып чыгардылар.


Гаиләне Себергә җибәрәләр. 1932 елның ноябрендә әниләре каты авырый башлый. Аның авыруы сәбәпле, гаиләне кире туган якларына озатырга дигән карарга киләләр.


- Кайткан җиребезгә йортыбыз урынында бушлык кына иде, - дип сөйләде Хәдичә ханым. - Йортыбызны мәктәп һәм колхоз сараен салу өчен сүткәннәр икән.


Алар өлкән абыйларының йортларына төпләнәләр. Хәдичә 12 яшеннән колхозда эшли башлый - урман кисә, башка төрле эшләрдә эшли. Тора-бара әти-әниләре иске йорт нигезендә яңа йорт торгызалар. Тормыш яхшыра башлый. Һәм көтмәгәндә сугыш башлана...


- Авылда хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Яз һәм җәй айларында җиңелерәк, аш пешерер өчен нәрсә дә булса табып була иде. Ә кышларын бик авыр булды...


Сугыштан соң фронтовиклар кайта башлый. 1949 елда Хәдичә һәм Сабир Гатауллиннарның гаиләсе төзелә.


Сабир Таһир улы колхозда хезмәт куя, соңрак аны авыл хуҗалыгы идарәсенә, ПМКга икътисадчы, дуңгызчылык комплексының баш бухгалтеры итеп билгелиләр. Шунда аларның гаиләсе Аксубайга күченә. Алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер өйләренә сигез оныклары һәм алты оныкчыклары җыелгач шатланып туя алмыйлар.


Юбилей көнендә хөрмәтле хезмәт ветеранын котларга җитәкчелек тә килде.


- Сезгә Ватан өчен куйган хезмәт батырлыгыгыз өчен рәхмәт, өегездә һәрчак бәхет балкып торсын, озын гомер һәм сәламәтлек телим, - диде башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев