Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тютчев турында бүгенге көндә

3 нче Аксубай урта мәктәбендә күренекле урыс шагыйре Федор Тютчевның тормышы һәм иҗатына багышланган "Синең күңелең тулы бер дөнья..." әдәби-музыкаль кичә үтте. Нәкь менә шул көнне бөек шагыйрьнең тууына 210 ел тулды. Аның ике гасыр элек язылган шигырь юллары бүген дә укучылар күңеленә үтеп керә. Китапханәдә оештырылган китап-журнал күргәзмәсе аның...

3 нче Аксубай урта мәктәбендә күренекле урыс шагыйре Федор Тютчевның тормышы һәм иҗатына багышланган "Синең күңелең тулы бер дөнья..." әдәби-музыкаль кичә үтте.


Нәкь менә шул көнне бөек шагыйрьнең тууына 210 ел тулды. Аның ике гасыр элек язылган шигырь юллары бүген дә укучылар күңеленә үтеп керә. Китапханәдә оештырылган китап-журнал күргәзмәсе аның тарафыннан язылган "Май башында күк күкрәвен яратам..." дигән цитатага нигезләнде.
Әдәби укуларны китапханәче Фәридә Фәизова Тютчевның ничек шагыйрь булып китүе турында сөйләүдән башлады. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Селезнева катнашучыларны бөек классик иҗатына анализ белән таныштырды. Ул, Федор Тютчев Пушкин чорында яшәгән һәм иҗат иткән, дип билгеләп үтте. Кичәдә Федор Тютчев шигырьләренә язылган романслар яңгырады.
Бөек шагыйрь әсәрләрен укучылар бәйгесе дулкынландыргыч һәм бик тәэсирле үтте. Анда төрле сыйныфлардан 35 укучы катнашты. Балалар чыгышына кичә кунаклары-үзәк китапханә вәкилләре Гүзәл Сафина һәм Фәридә Мәхмүтова бәя бирделәр. Абруйлы жюри йомгак ясаган арада, Фәридә Фәизова тамашачылар белән Тютчев иҗаты буенча кызыклы викторина үткәрде.
Жюри иң яхшы шигырь укыган 15 укучыны билгеләде. Әдәби кичә соңында аларның һәркайсына Диплом һәм приз тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев