Мәгариф
Тылсым дөньясы
"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" республика проекты кысаларында балалар китапханәсе 3нче Аксубай мәктәбендә булды.
Китапханә хезмәткәрләре беренче сыйныф укучылары белән берлектә балалар шагыйре Ленар Шәехнең юбилеена "Тылсым дөньясы" шигырьләр бәйрәме әзерләгәннәр. Китапханәчеләр аңлатып үткәнчә, Ленар Шәех яшь шагыйрь булса да, аның шигырьләре бик кызыклы. Чөнки иҗатка аны эчкерсез хисләр илһамландыра: бала...
"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" республика проекты кысаларында балалар китапханәсе 3нче Аксубай мәктәбендә булды.
Китапханә хезмәткәрләре беренче сыйныф укучылары белән берлектә балалар шагыйре Ленар Шәехнең юбилеена "Тылсым дөньясы" шигырьләр бәйрәме әзерләгәннәр. Китапханәчеләр аңлатып үткәнчә, Ленар Шәех яшь шагыйрь булса да, аның шигырьләре бик кызыклы. Чөнки иҗатка аны эчкерсез хисләр илһамландыра: бала чагы, кече ватаны, ата-ана мәхәббәте, тәүге сөю һәм хайваннарга карата мәхәббәт. Аның шигырьләрендә тормыш һәм мәхәббәт яши. Шигъри бәйрәм уен формасында узды. Балалар йорт хайваннары турындагы "Ә безнең йортта" җыентыгыннан шигырьләрне үзләре сайлап алып укыдылар. Бәйрәм кызыклы һәм файдалы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев