Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тукай юбилеена багышланды

    Үзәк китапханәдә "Илһам" әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте. Бу юлы ул Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланды, дип хәбәр итте Фәймә Гатина. Берләшмә әгъзалары Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лауреатларның кандидатлары белән таныштылар, "Татар шигърияте кояшы" бәйгесендә катнашу өчен ике командага бүленделәр. Бәйге тәмамланганнан соң шагыйрьләр үз әсәрләрен укыдылар. "Илһам" яңа...

    Үзәк китапханәдә "Илһам" әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте.


    Бу юлы ул Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланды, дип хәбәр итте Фәймә Гатина. Берләшмә әгъзалары Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лауреатларның кандидатлары белән таныштылар, "Татар шигърияте кояшы" бәйгесендә катнашу өчен ике командага бүленделәр. Бәйге тәмамланганнан соң шагыйрьләр үз әсәрләрен укыдылар. "Илһам" яңа әгъза - берничә шигъри җыентык авторы Римма Крайнованы үз сафына кабул итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: