Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тукай белән горурланабыз

Аксубай китапханәсендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чара булып узды. Үзәк китапханәнең уку залында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның юбилеена багышланган әдәби интеллектуаль уен аеруча кызыклы үтте. "Без Тукай белән горурланабыз" интеллектуаль уенда 3 нче Аксубай урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары катнашты. "Ак калфак" һәм...

Аксубай китапханәсендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чара булып узды.


Үзәк китапханәнең уку залында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның юбилеена багышланган әдәби интеллектуаль уен аеруча кызыклы үтте. "Без Тукай белән горурланабыз" интеллектуаль уенда 3 нче Аксубай урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары катнашты. "Ак калфак" һәм "Аккошлар" дип аталган ике команда ярышларның өч турын уңышлы үттеләр. Чара азагында "Тукай белән Әмирханның дуслыгы" китап-мәгълүмати күргәзмәгә күзәтү ясалды, чарада катнашучы һәркем онытылмас тәэсирләр алды һәм яраткан шагыйрь иҗаты турындагы белем сандыгын баетты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев