Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Туган якка багышланган шигырьләр

Район китапханәсендә "Туган як бизәкләре" дип аталган район бәйгесенә шигырь укучылар җыелды. Китапханәдә яшь шигырь укучыларның очрашуы үзенчәлекле шигърият бәйрәменә әверелде: бу көнне безнең районда туып-үскән шагыйрьләр әсәрләренә төп игътибар бирелде. Бәйге уңаеннан балалар бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнүче җирле шагыйрьләр белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре жюри әгъзалары сыйфатында район газетасының...

Район китапханәсендә "Туган як бизәкләре" дип аталган район бәйгесенә шигырь укучылар җыелды.


Китапханәдә яшь шигырь укучыларның очрашуы үзенчәлекле шигърият бәйрәменә әверелде: бу көнне безнең районда туып-үскән шагыйрьләр әсәрләренә төп игътибар бирелде. Бәйге уңаеннан балалар бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнүче җирле шагыйрьләр белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре жюри әгъзалары сыйфатында район газетасының элеккеге мөхәррире, танылган шагыйрь, прозаик, рәссам Александр Заварихинны, Римма Крайнова, Елена Алексеева-Селиванова, Геннадий Якимовны чакырганнар иде. Бәйгедә катнашучылар әлеге авторларның, шулай ук Хәсән Туфан, Григорий Тяманов, Николай Полоруссов-Шелеби шигырьләрен татар, рус һәм чуаш телләрендә укыдылар.

Жюри әгъзалары да, тыңлаучылар да укучылар чыгышыннан канәгать калдылар. Бәяләү критериясенә - сәнгатьле уку, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү, автор әйтергә теләгән төп фикерне тамашачыга җиткерү иде. Рус телендә шигырь уку номинациясендә Кәкре Күлдән Анна Чубурова бәйге җиңүчесе булды. Икенче урынны жюри балалар китапханәсенә йөрүче Екатерина Копаневага бирде. Шул ук китапханәгә йөрүче Валентина Петрова өченче призер булды.

Иске Савруштан Ольга Абросимова чыгышын тыңлаучылар театральләштерелгән монолог буларак кабул иттеләр. Иң зур балл биреп, мәртәбәле жюри аны җиңүче дип тапты. Анна Ефимова (Беловка) икенче урынны алды. Өченче урынны берьюлы ике катнашучы бүлеште. - Юля Еремеева (Чуаш Енорускиносы) һәм Лилия Артемьева (Иске Үзи). Шигырьләрне татар телендә укучылар арасында беренче урынга Татар Сөнчәлесеннән Миләүшә Әхмәрова лаек булды. Икенче урында Назлыгөл Сөләйманова (Яңа Ибрай), өченчедә - Яңа Үзидән Гөлшат Абделманова.

Шигырь авторлары белән танышу дустанә, кызыклы мохитта үтте. Алар үзләренең иҗатлары турында сөйләделәр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар һәм китапханәгә үзләренең җыентыкларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев