Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Туган телне үстерү турында

Иске Тимошкино урта мәктәбе базасында чуаш теле һәм әдәбияты укытучыларының «Тел-милли культура нигезе» дип аталган зона семинары үтте. Аның эшендә чуаш теле һәм әдәбияты укытучылары, методик үзәк җитәкчеләре һәм методистлары, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Чистай районнарының ЧНКА оешмалары җитәкчеләре катнашты. Чараны оештыручылар-район мәгариф бүлегенең методик үзәге һәм мәйдан хуҗалары-Иске Тимошкино урта...

Иске Тимошкино урта мәктәбе базасында чуаш теле һәм әдәбияты укытучыларының «Тел-милли культура нигезе» дип аталган зона семинары үтте.


Аның эшендә чуаш теле һәм әдәбияты укытучылары, методик үзәк җитәкчеләре һәм методистлары, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Чистай районнарының ЧНКА оешмалары җитәкчеләре катнашты. Чараны оештыручылар-район мәгариф бүлегенең методик үзәге һәм мәйдан хуҗалары-Иске Тимошкино урта мәктәбе коллективы рәсми очрашуны чын чуаш теле, әдәбияты һәм культурасы бәйрәменә әверелдерделәр. Семинарда катнашучылар алдында район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, мәктәп директоры Владимир Красильников чыгыш ясадылар. Иске Тимошкино мәктәбе семинар үткәрү өчен очраклы гына сайлап алынмады. Монда туган телне өйрәтү югары дәрәҗәдә алып барыла. Укытучылар Светлана Ефимова, Анисия Патмаева, Варвара Краснова һәм шулай ук Николай Тербуков һәм Галина Мулеева туган тел дәресен алып бару тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Төрле сыйныфларда ачык дәресләрдә катнашып, коллегаларының эш тәҗрибәсе белән кызыксынып таныштылар.
Семинар «Түгәрәк өстәл» артында дәвам итте. Аксубай районы ЧНКА оешмасы җитәкчесе Алексей Калуков, Чистай районыннан-Петр Плотников, Нурлат районыннан Юрий Терентьев, Аксубай районы ИМЦ вәкилләре-Дмитрий Павлов, Вера Парасташвили, Нурлат районыннан Ольга Тарасова үз чыгышларында милли культураны үстерү проблемаларына тукталдылар. Нурлат, Чирмешән районнарыннан чуаш теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук Валентина Захарова, Ирина Васикова (Иске Савруш мәктәбе), Нина Иванова (Емелькино мәктәбе), Елена Титова (Иске Үзи мәктәбе), Вера Уканеева (Сөнчәле мәктәбе) авыл мәктәбе шартларында заманча инновацион технологияләр һәм чуаш халык йолаларын кулланып балаларга туган тел нигезләрен өйрәтү эше турында сөйләделәр. Нурлат район газетасы корреспонденты Маргарита Литта мәктәпләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәсенә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев