Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Туган тел турында

Чуаш Енорускиносы мәктәбендә үткән чуаш теле белгечләре семинарында "Билгеләнгән һәм дәрестән тыш эшчәнлек чараларында чуаш теленә һәм мәдәниятына карата ихтирам һәм хөрмәт формалаштыру" темасы өстендә эшләделәр. Укытучылар Светлана Никонова, Екатерина Миронова, Роза Чеканкина ачык дәресләр тәкъдим иттеләр. Укучылар да семинарга әзерләнделәр. Тугызынчы сыйныф укучысы Ксения Еремеева "Чуаш чигешләре үзенчәлеге" презентациясе...

Чуаш Енорускиносы мәктәбендә үткән чуаш теле белгечләре семинарында "Билгеләнгән һәм дәрестән тыш эшчәнлек чараларында чуаш теленә һәм мәдәниятына карата ихтирам һәм хөрмәт формалаштыру" темасы өстендә эшләделәр.


Укытучылар Светлана Никонова, Екатерина Миронова, Роза Чеканкина ачык дәресләр тәкъдим иттеләр. Укучылар да семинарга әзерләнделәр. Тугызынчы сыйныф укучысы Ксения Еремеева "Чуаш чигешләре үзенчәлеге" презентациясе белән чыгыш ясады. Җиденче сыйныф укучысы Ангелина Купцова "Нинди тел миңа якынрак" дигән тикшеренү эшен тәкъдим итте. Семинар кысаларында шулай ук иң яхшы чигү эше һәм концерт программасына конкурс үтте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мондый семинар Чуаш Енорускиносында унбиш ел дәверендә беренче тапкыр үтте. "Хәзер безнең яхшы техник мөмкинлекләребез бар һәм без үзебезнең мәктәп базасында ешрак очрашырбыз дип уйлыйм",-дип үз фикерләре белән уртаклаша тел һәм әдәбият укытучысы Светлана Никонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев