Аксубаево
  • Рус Тат
  • Туган төбәккә ярату хисе белән

    Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда Фәүзия Нуртдинова эшләреннән торган "Туган җир пейзажлары" күргәзмәсе ачылды. Әлеге тантанага күргәзмәләр залында рәссамның якыннары, дуслары һәм чын сәнгать яратучылар җыелды. -Фәүзия Әхмәдулла кызы - гаҗәеп кеше, - дип билгеләп үтте очрашуны ачып, музей директоры Әлфия Нурхамәтова. - Ул әйләнә-тирә мохитны җаны-тәне белән сизә. Туган...

    Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда Фәүзия Нуртдинова эшләреннән торган "Туган җир пейзажлары" күргәзмәсе ачылды.


    Әлеге тантанага күргәзмәләр залында рәссамның якыннары, дуслары һәм чын сәнгать яратучылар җыелды.

    -Фәүзия Әхмәдулла кызы - гаҗәеп кеше, - дип билгеләп үтте очрашуны ачып, музей директоры Әлфия Нурхамәтова. - Ул әйләнә-тирә мохитны җаны-тәне белән сизә. Туган төбәккә булган ярату хисләрен үзенең картиналары аша җиткерә.

    Күргәзмәдә катнашучылар авторның эшләре белән кызыксынып һәм сокланып таныштылар. Картиналарда табигать кочагы - каенлык, давыл булып күтәрелгән дулкыннар, җәйге урман, авыл күренешләре тасвирланган - бер адым ясыйсың да әлеге мохитка чумасың кебек.

    Фәүзия Әхмәдулла кызы Карасу авылында туып үсә. Хезмәт юлы иҗаттан ерак була. Барлык авыл хатын-кызлары кебек, хуҗалык алып бара, балалар үстерә, бер сүз белән әйткәндә, эш-мәшәкатьләрнең чиге булмый. Әмма күңеле сәнгатькә тартыла, иҗат итү теләге барыбер үзенекен итә. Лаеклы ялга чыккач, иҗат белән шөгыльләнер өчен вакыт та, мөмкинлекләр дә пәйда була. Иске Кармәттә - Хәсән Туфан, Яңа Үзидә Газиз Кашапов музейларында Фәүзия Әхмәдулловнаның дистәләгән эшеннән торган күргәзмәләр оештырылды. Аның картиналары экспозицияләре район һәм Димитровград Сабантуйларында да тәкъдим ителде һәм уңыш казанды.

    Фәүзия Әхмәдулловна - актив, тормыш сөючән кеше. Татар хатын-кызларының "Ак калфак", "Нурлану" иҗат берләшмәләренең бер генә чарасы да аның катнашыннан башка үтми. Пумала остасының иҗатка бәйле уй-ниятләре дә күп. Фәүзия Нуртдинова эшләреннән торган күргәзмә март уртасына кадәр дәвам итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: