Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Туган төбәгебез байлыгы

Районның «ак сулар төбәге» исемен йөртүен исбатлаган сыман, Аксубайдан ерак түгел Ташлы чокыр дип йөртелгән урында төзекләндерелгән чишмә пәйда булды. Иѓорь Шугаев җитәкчелегендәге МПП ТКХ белгечләре җир астыннан бәреп чыккан җиде су юлын куәтле бер су агымы юнәлешенә берләштерделәр. Йөзләгән төп чыршы һәм миләш үсентесе дә чишмә комплексы ландшафтына туры...

Районның «ак сулар төбәге» исемен йөртүен исбатлаган сыман, Аксубайдан ерак түгел Ташлы чокыр дип йөртелгән урында төзекләндерелгән чишмә пәйда булды.
Иѓорь Шугаев җитәкчелегендәге МПП ТКХ белгечләре җир астыннан бәреп чыккан җиде су юлын куәтле бер су агымы юнәлешенә берләштерделәр. Йөзләгән төп чыршы һәм миләш үсентесе дә чишмә комплексы ландшафтына туры китереп утыртылган... Территория эчендә ике яклап Иске Тимошкино һәм Иске Ильдеряк авыл җирлекләре осталары үргән читәннәр артындагы чия агачлары да тамыр җәйгәннәр инде.
Бирегә кеше сәламәтлеге өчен файдалы булган микроэлементлар һәм минераллар белән балансланган чишмә суы алырга килүчеләр туган як табигатенә, кайбер район оешмалары һәм предприятиеләре тырышлыгы белән булдырылган гүзәллекне күреп сокланып туя алмыйлар.
...Аксубай һөнәри лицее, «ВАМИН-Аксу» ААҖ осталары, эшмәкәр Мансур Рафиков һәм Евгений Казаков эшчеләре ясаган берсеннән-берсе матуррак булган беседкалар бер-берсен кабатламый, һәрберсе аерым үзенчәлекле. Леонид Охотников, Михаил Попов һәм Федор Семенов кулы астында җитештерелгән тимердән коеп ясалган эскәмияләр-чын сәнгать җимешләре.
Чишмәдә бар нәрсә дә, Василий Волков язганча, үзебезнең яраткан Аксубай төбәген тагын да гүзәлрәк итү өчен, йөрәк җылысын биреп ясалган. Шуның өстенә бу-су коену урыны булдырылган беренче чыганак, ә аның бурасы ДОСААФ та җитештерелгән. Ә су коену урынын һәм чишмә янын декоратив бизәүдә сөт эшкәртү предприятиесе тарафыннан тутыкмый торган металл кулланылган.
Керү юлын төзекләндерүне «Татавтодор» ААҖ нең Аксубай филиалы үз өстенә алган Чишмәне төзекләндерү процессында оешма кирәкле техника белән дә тәэмин итте. «Аксубайлес» һәм «Аксубай лесничествосы» учреждениеләре тәкъдим иткән агачларны утыртуда һөнәри лицей укытучылары һәм укучылары, шулай ук чәчәк түтәлләре өчен сирәк очрый торган чәчәк үсентеләре тәкъдим иткән мәгариф бүлеге хезмәткәрләре актив катнаштылар.
Чүп-чар җыю өчен урналар һәм контейнер урнаштыру-Рәмис Сафиуллин җитәкләгән бүлек эше. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе Леонид Жуков сүзләренә караганда иң зур эш күләмен ТКХ производство предприятиесе башкарды. Бу - чишмәне җиһазлаудан тыш, аш пешерү өчен мичләр ясау, коймаларны, баскычларны, баскыч тоткаларын ясап кую, газон үләнен түшәү, чишмә ярларына Чирмешән районыннан кайтартылган ташларны түшәү һ.б. Әйтергә кирәк, район башлыгының чишмәне төзекләндерү турындагы идеясын Игорь Шугаев беренчеләрдән булып хуплады.
Аксубай бистәсенең башкарма комитет коллективы да читтә калмады, чишмәне төзекләндерү эшеннән тыш, алар агач утыртуда да катнаштылар.
-Теге яки бу сәбәпле чишмәне төзекләндерү эшендә катнаша алмаган оешмалар һәм учреждениеләр матди ярдәм күрсәттеләр,-дип сөйли Леонид Жуков,-район башлыгы Камил Гилманов инициативасы буенча башланган әлеге изге эшнең мөһимлеген аңлаган һәм һәрьяклап ярдәм күрсәткән кешеләрнең барысын да билгеләп үтү мөмкин түгел. Шуны аерым билгеләп үтәргә кирәк, аларның барысы да үзләре теләп, йөрәк кушуы буенча үз өлешләрен керттеләр. Бу аксубайлылар бүген төбәкнең табигый байлыгын ничек саклап калу турында җитди уйланырга әзер дигәнне аңлата. Чишмә-ул көндәлек мәшәкатьләрдән арынып ял итү урыны гына түгел, монда шулай ук Аксубай төбәгенең искитмәле табигате белән хозурлану өчен кунакларны, дусларны да алып килергә була. Бу, беренче чиратта, чиста су чыганагы, су булмау беренче проблема булып тора, моны без үткән елгы коры, эссе җәйдә үзебезнең җилкәдә татыдык. Ә монда исә, җир астыннан көчле басым белән бертуктаусыз күпме су бәреп тора.
...Чишмәдә беренче булып, синең күз алдыңда күпме суның каядыр агып әрәм булуын күз алдына китерәсең, ә аны берничек тә туктатып булмый, ул ага да ага... Ә аннан соң бу бит табигать могҗизасы, су беркайчан да каядыр китеп югалмый, чишмәләр инеш-елгаларны туендыручы чыганак булуын аңлап тынычланасың. Безгә исә туган төбәгебезнең әлеге иксез-чиксез байлыгын саклый белергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев