Июнь аенда Аксубай районы район гәзитенең экс-мөхәррире, рәссам, шагыйрь, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Заварихин белән хушлашты.
Ерак 1966 елда ул Аксубайга район гәзитендә эшләргә килә. 1979 елдан 1994 елга кадәр редакцияне җитәкләде. Бу вакыт эчендә очлы каләмле иҗади коллектив туплауга иреште.
Александр Васильевич Аксубайга каләм чарлаган журналист булып килә....
Июнь аенда Аксубай районы район гәзитенең экс-мөхәррире, рәссам, шагыйрь, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Заварихин белән хушлашты.
Ерак 1966 елда ул Аксубайга район гәзитендә эшләргә килә. 1979 елдан 1994 елга кадәр редакцияне җитәкләде. Бу вакыт эчендә очлы каләмле иҗади коллектив туплауга иреште.
Александр Васильевич Аксубайга каләм чарлаган журналист булып килә. Заводта хезмәт куеп, флотта хезмәт итеп, күп тиражлы басмаларда эшләп тәҗрибә туплаган була инде. Александр Заварихин чын иҗат кешесе иде. Каләм белән дә, пумала белән дә эш итте, агачка уеп рәсемнәр төшерү белән дә шөгыльләнде. Александр Васильевич берничә буын журналистларга остаз булды - яшь коллегаларына ярдәм итәргә, үзенең бай практикасыннан нәрсә дә булса калдырырга, тапшырырга омтылды. Таләпчән һәм гадел җитәкче булды.
Александр Заварихин белән эшләргә, хезмәттәшлек итәргә, аралашырга туры килгән кешеләр хәтерендә ул нинди сыйфатлар белән уелып калды соң.
Әминә Вәлиуллина, районның мәгариф бүлеге мөдире:
- Александр Васильевич аерым үзенчәлеккә ия шигъри һәм сәнгать әсәрләре тудырырга сәләтле әйтеп бетергесез бай талантлы шәхес иде. Аның шигырьләре һәм картиналары иленә, туган төбәгенә булган ихлас мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Безгә район мәктәпләрендә укучыларның шагыйрь һәм рәссам белән очрашуын бер генә тапкыр оештырырга туры килмәде. Аның белән аралашу мәктәп укучыларына да, укытучыларга да, җитәкчеләргә дә кызыклы иде. Александр Васильевич үзе иҗат иткән шигырьләре аша лирик кәеф бүләк итте, үзенең тормыш мәгънәсен ничек күзаллавы белән бүлеште. Аның истәлеге булып миндә шагыйрьнең автографы белән шигырьләр җыентыгы саклана. Ә күңелдә ул төгәл, якты, аерым тормыш позициясенә ия кеше буларак сакланып калды.
Евгений Мартынов, мәдәният бүлеге җитәкчесе:
- Мәдәният тармагының да, прессаның да бер министрлыкка - Мәдәният министрлыгына караган чор булды. Александр Васильевич "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булды. Димәк, безне дә хезмәттәшләр дияргә була. Яшь аермасына бәйсез рәвештә безне дустанә мөнәсәбәтләр бәйләп торды. Аның белән аралашу гади, күңелле иде, ул үзенең бай тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе белән җиңел бүлеште. Без аның белән бик еш күрешә идек, төрле чараларга чакыра идек, музейда аның картиналар күргәзмәсен бер генә тапкыр оештырмадык, китапханәдә укучылар белән дә очрашуларны даими үткәрдек. Ул сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән, районны торгызуга үз өлешен керткән искиткеч кеше булды. Хәтта лаеклы ялга чыккач та Александр Васильевич вакытын бушка уздырмады - аның шигырь җыентыклары бер-бер артлы дөнья күрде, әйләнә-тирә мохитне, табигатьне чагылдырган картиналары, проза эшләре пәйда булды. Әлеге сәнгать эшләрендә ул җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне дә чагылдырды.
Олег Маркин: "Яшәргә - димәк, иҗат итәргә!"
- Миңа тормышымда искиткеч якты күңелле талант иясе - Александр Заварихин белән танышырга туры килде. Чын ир-атларга хас дуслык безнең мөнәсәбәтләрне шулкадәр ныгытты ки, ул мине - "улым", ә мин аны - "әти" дип атап йөртә башладык. Ул гаделлек өчен җан аткан, кешеләрне ихластан хөрмәт итә белгән үз ватанының патриоты һәм иҗади йөрәкле кеше булды. Бу сыйфатларны мин аңардан өйрәндем. Александр Васильевичның гыйлемлелегенә һәм төгәллегенә соңгы вакытта аны дәвалаган профессорлар да гаҗәпләнделәр хәтта. Хезмәтләре өчен аны "икенче Шолохов", дип атап йөрттеләр. Безнең һәркайсыбыз үзенең тырыш хезмәте, балалары белән якты дөньяда ниндидер эз калдыра. Александр Заварихин турындагы истәлек аның шигырьләрендә, картиналарында һәм әсәрләрендә кешеләр өчен файдалы булып, озак сакланачак.
Шагыйрь С.М. Стариковның дусты Александр Васильевич Заварихинга багышлап язган шигыре:
Ушел ты в мир иной,
Душой остался с нами
В сюжетах впечатляющих картин.
Ты говорил и пел
Созвучными стихами
И прозой Аксубаевских былин.
Хранит музей твой аттестат на зрелость -
В нем - совершенство тонкого ума.
И четкий штрих того,
что не успелось
Запечатлеть в журнальные тома.
С морских широт до сердца Аксубая
Героем исторических новелл,
Всего себя, по капле раздавая,
Ты на костре судьбы своей горел.
Погас костер. И догорели свечи.
Последнее «прощай», последнее «прости!».
А ты молчишь и все уходишь в вечность
По звездной ленте млечного пути.
Что наша жизнь? Всего одно мгновенье,
Полет мечты заветной от крыльца.
Ты прожил жизнь в прекрасном исполненьи
Художника, поэта и творца.
Нет комментариев